Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Нәни сәнгатькәрләребезгә уңышлар телибез!

Россия эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгына әзерлек кысаларында, ЮХИДИ бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында иҗат смотры уза. 24 нче февраль көнне конкурсның Яр Чаллы зонасы буенча 1 нче этабы булып үтте. Район ЮХИДИ фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова җитәкчелегендә берничә райондашыбыз анда катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты. 4 нче санлы "Әтәчкәй"...

Россия эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгына әзерлек кысаларында, ЮХИДИ бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында иҗат смотры уза.
24 нче февраль көнне конкурсның Яр Чаллы зонасы буенча 1 нче этабы булып үтте. Район ЮХИДИ фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова җитәкчелегендә берничә райондашыбыз анда катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
4 нче санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасыннан Мәрьям Шәрипова, Аделина Сәлахова хореография һәм вокал номинацияләрендә I урынга ия булсалар, 6 нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасыннан Әминә Имамразыева һәм 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбеннән Илназ Имамразыевлар актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнделәр.
Беренчелекә ирешкән Мәрьям Шәрипова һәм Аделина Сәлахова 16 нчы мартта Казан шәһәрендә узачак конкурсның икенче этабында катнашу хокукына ия булдылар.
Нәни сәнгатькәрләребезгә уңышлар телибез!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев