Актаныш

Новосибирск өлкәсендә ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте Новосибирск - Барнаул трассасының 111нче чакрымында булган. Новосибирск өлкәсенең Черепаново районында ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган, тагын дүртесе тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Новосибирск - Барнаул трассасының 111нче чакрымында «Тойота» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «Хонда» машинасы белән «маңгайга-маңгай»...

Юл-транспорт һәлакәте Новосибирск - Барнаул трассасының 111нче чакрымында булган.
Новосибирск өлкәсенең Черепаново районында ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган, тагын дүртесе тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Новосибирск - Барнаул трассасының 111нче чакрымында «Тойота» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «Хонда» машинасы белән «маңгайга-маңгай» килгән.
Агентлык мәгълүматлары буенча, барлык зыян күрүчеләр дә Черепаново Үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Алар арасында авыр хәлдәге 11 яшьлек кыз да бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: