Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һөнәрчелек табыш китерә

20 февраль көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә һөнәрчеләрнең зур күргәзмәсе ачыла. Әүвәл район күләмендә генә уздыру нияте белән уйланган әлеге чара, киң колач җәеп, Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Башкортстан, Татарстанның шактый районнарыннан килгән һөнәрчеләрнең кул эшләре белән дә хозурланырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге әңгәмәбез, шушы күргәзмәнең башлангычында торган кешеләрнең берсе Булат...

20 февраль көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә һөнәрчеләрнең зур күргәзмәсе ачыла. Әүвәл район күләмендә генә уздыру нияте белән уйланган әлеге чара, киң колач җәеп, Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Башкортстан, Татарстанның шактый районнарыннан килгән һөнәрчеләрнең кул эшләре белән дә хозурланырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге әңгәмәбез, шушы күргәзмәнең башлангычында торган кешеләрнең берсе Булат Шәйхразыев белән.
- Булат Мирзарипович, әлеге чараны үткәрү нияте кайчан туды?
- Дөресен генә әйткәндә, бу теләк белән күптәннән янып йөри идем. Актанышта ташка, агачка, тимергә һәм башка бихисап табигый материалларга җан өргән алтын куллы һөнәрчеләребез бик күп, әмма алар һәрберсе үз дөньясы белән яши. Сер түгел: күбесе иң әүвәл үзе өчен, бары тик рухи канәгатьләнү алыр өчен генә иҗат итә. Минем тәүге теләгем шушы һөнәрчеләрне аерым бер иҗат берләшмәсенә туплау иде. Районның ярты гасырлык тарихка ия "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе бар бит, уңышлы эшләп килә. Ә ник һөнәрчеләрнекен дә оештырмаска? Шушы кешеләрне бергә җыеп, аларның эшләнмәләрен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итеп, иҗаттан рухи гына түгел, матди кәнәгатьләнү дә алырга мөмкин бит.
Әлеге нияттән күргәзмә оештыру теләге белән янып йөргәндә, юллар Чаллы егете-район яшәешенә үзгә сулыш өргән, яшь эшмәкәр Рамил Гарипов белән кисеште. Ул күргәзмәне Чаллы һөнәрчеләренең иҗаты белән дә баетып, аны тагын да зурырак күләмдә оештыру тәкъдимен җиткерде. Интернет сәхифәсенең бер социаль челтәрендә аерым төркем булдырган идек (http://vk.com/aktanyshtalant), бүгенге көндә анда 300гә якын кеше теркәлде. Интернет аша һәркем үз иҗатын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә ала. Билгеле ки, һөнәрчеләр өчен үзенчәлекле аралашу ысулы да ул.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 15 февраль, 2013 12 (9758) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев