Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле каләм ияләре - районыбызның матбугат чараларында хезмәт куючы журналистлар, мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, басмаханә хезмәткәрләре, хәбәрчеләр! Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә- сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Еллар...

Хөрмәтле каләм ияләре - районыбызның матбугат чараларында хезмәт куючы журналистлар, мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, басмаханә хезмәткәрләре, хәбәрчеләр!
Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә- сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Еллар дәвамында тупланган бай тәҗрибәгә таянып, заман белән бергә атлыйсыз. Газетада басылган язмаларыгыз укучылар тарафыннан яратып укыла, радио-телевидение тапшырулары һәркемдә кызыксыну уята.
Район яңалыкларын халыкка вакытында җиткереп баручы басма буларак, "Актаныш таңнары" газетасы - һәр гаиләнең көтеп алган кунагы ул. Бүгенге заман кешесенең тормышы электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Матбугат сүзенә сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз турында сөйли. Сезнең каләм көче киләчәктә дә журналистика үсешенә, район халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер, дип ышанам.
Матбугат көченең зурлыгын аңлыйбыз. Районыбызның киң кырлы эшчәнлеген яктыртуда, җитәкчелекне халыкка якынайтуда куйган иҗади хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч, имин көннәр, матур киләчәк һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев