Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Нәрсә җитми яшьләргә?

Түке авыл җирлеге халкы Зөбәер мәдәният йортында җыйналып, үзен борчыган проблемалар хакында уртага салып сөйләште. Җирлектә 734 кеше теркәлгән, 371е - Түкедә, 279ы - Зөбәердә, 67се - Чәчердә. Җирлек башлыгы Рамил Нуретдинов авылларда кеше саны кимүе өчен борчылуына ачынып сүз башлады һәм түбәндәгеләрне җиткерде: - Узган елда 2 бала дөньяга...

Түке авыл җирлеге халкы Зөбәер мәдәният йортында җыйналып, үзен борчыган проблемалар хакында уртага салып сөйләште.
Җирлектә 734 кеше теркәлгән, 371е - Түкедә, 279ы - Зөбәердә, 67се - Чәчердә.
Җирлек башлыгы Рамил Нуретдинов авылларда кеше саны кимүе өчен борчылуына ачынып сүз башлады һәм түбәндәгеләрне җиткерде:
- Узган елда 2 бала дөньяга аваз салды, 12 кеше мәрхүм булды. Шул ук вакытта җирлегебездә җитмеш яшьтән югары 154 өлкән кешебез бар. Буйдак ирләр - 27. Билгеле булганча, авылда яшьләр кимегәннән-кими. Авылларның картаюы күпләрне, шул ук вакытта җитәкчелекне дә борчый, ләкин берәүнең дә төгәл генә сәбәбен ачыклый алганы юк. Менә безнең авылларны гына алыйк: юлы бар, урамнарыбыз якты, су мәсьәләсе хәл ителеп бетеп килә, йортларыбыз газ белән җылытыла. Мал асрыйм дисәң, бер җирлектә дә булмаган табигать шартлары. Ә авылда тормыш корырга теләүче яшь кешеләр санаулы гына. Бәлкем, залда утырган халык беләдер, нәрсә җитми яшьләргә? - дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга.
Авылда төп кәсеп булып мал асрау тора. Узган 2017 елда җирлектәге ярдәмче хуҗалыклар 6186 ц сөт, 469 ц ит җитештереп, еллык акча кереме якынча 13 млн. 252 мең сум тәшкил иткән. Нигездә сөт җитештерү отышлы булып санала. Күп сөт җитештерүчеләр: Зөбәрҗәт Нуретдинова, Миләүшә Хәйдәрова, Мәзһәр Шәрипов. Күп ит җитештереп сатучы хуҗалыклар: Фәрит Шабаев, Факил Хисмәтуллин, Ришат Вәлиев.
Юл буйларын тәртипкә китерү, агачлар агарту, һәйкәлләр, зират, урам арасындагы юллар, ташландык ихаталар, ихата янындагы җир мәйданнарын тәртипкә китерү, чистарту буенча өмәләрдә актив катнашкан хезмәткәрләргә, авылдашларга рәхмәт җиткерелде, ә инде мондый эшләрдән читләшеп, катнашмаучылар да телгә алынды. Җирлектә халыкны чисталыкка, тәртипкә өндәү, кызыксындыру йөзеннән, капка төпләрен чистарту буенча бәйге дә игълан ителгән. Түкедән Йосыф Исламов һәм Зөбәердән Зәйнуллиннар гаиләсе җиңүче, дип табылган. Шул ук вакытта бакча артларында чүплек оештырган хуҗалыклар да шелтәләнде.
Болыннар, сулыклар хакында сүз чыккач, авылдашларын табигый байлыкны, мохитне сакларга, чистартырга, җәй айларында өмәләр оештырып, болыннарны чистартырга кирәклеген ассызыклады.
Җирлек үзара салым акчасын да файдалы итеп тотуга игътибар бирә.
Халыкны чиста су белән тәэмин итү дә үзенең чишелешен табып килә. Зөбәердә яңа линияне тапшырып бетереп, шәхси хуҗалыкларга су кертүне оешкан төстә башкарып чыгасы калган. Җирлектә торак төзү дә яхшы гына бара. Чәчер авылында йорт төзүчеләр һәм төзергә теләүчеләр байтак. Нигездә анда буш ихаталар бетеп килә.
Мәчетләрдә мөхтәсибәт тарафыннан тәкъдим ителгән һәм мәхәллә сайлап куйган имамнар идарә итәләр. Авылларда азан тавышы яңгырый. Дини бәйрәмнәр бик яхшы итеп үткәрелә. Ләкин гади көннәрдә мәчетләр буш тора.
Җирлектә 3 клуб һәм 2 китапханә халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә. Клублар каршында даими 9 түгәрәк эшли. Зөбәер һәм Түке авыллары театр төркемнәре һәр ел саен яңа әсәрне сәхнәләштереп халыкка тәкъдим итә, район бәйгеләрендә катнашалар. Шул ук вакытта соңгы елларда үзешчән төркемнәргә халыкны тарту авырайды, аеруча авыл яшьләре пассив.
Халыкны борчыган мәсьәләләрнең берсе - медицина ярдәме. Авыруларны кабул итү, анализ тәртибе, рецептлар, дарулар кайтарту хакында Айсылу Басыйрова сөйләде. Икенче сорау: пай җирләренә икмәк бирү хакында. Узган ел пай җиренә бирелгән икмәкнең күләме, суммасы; 2018 елда пайчылар һәм "Әнәк" агрофирмасы белән яңа килешү төзеләчәге турында агрофирма икътисадчысы Айзат Фәйзуллин аңлатма бирде. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыйнау, сөтнең сыйфаты, узган елгы һәм бүгенге бәяләр, авылдагы чишмәләр, аларның чисталыгын, төзеклеген кайгырту; печән болынлыклары турында халык сорауларына да җавап бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев