Актаныш

Нуриҗамал әби – иң бәхетле әни

- Безнең әни - дөньядагы иң бәхетле әни, - диде кызы Заһидә апа 21 февраль көнне Нуриҗамал әбинең туган көнендә. - Без җиде бала аңа бервакытта да кайгы-хәсрәт күрсәткәнебез юк. Шигъри юллар белән хис-кичерешләрен дәвам итте. Очар канатларны кагып, Менәбез дә зәңгәр күккә... - Онытабыз килгәнлекне Әллә азга, әллә күпкә......

Реклама

- Безнең әни - дөньядагы иң бәхетле әни, - диде кызы Заһидә апа 21 февраль көнне Нуриҗамал әбинең туган көнендә. - Без җиде бала аңа бервакытта да кайгы-хәсрәт күрсәткәнебез юк.
Шигъри юллар белән хис-кичерешләрен дәвам итте.
Очар канатларны кагып,
Менәбез дә зәңгәр күккә... -
Онытабыз килгәнлекне
Әллә азга, әллә күпкә...
Һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Һәркем аны төрлечә аңлый, төрлечә кабул итә. Гадәттә, тормышта нинди дә булса хыялыбыз чынга ашса, я булмаса, куйган максатка ирешсәк, бәхетле булырбыз кебек. Без бәхетне көтәбез, аңа омтылабыз. Ә менә Заһидә апа әнисен иң бәхетле кеше, дип саный. Йөзьяшәр Нуриҗамал әби! Бер гасырлык гомер сукмагында ниләр генә күрмәгән ул!?.
- Бик нык эшләдек, бәбекәем. Көрәк белән басу казу, бидрә белән чәчү чәчү дисеңме - берсе дә калмады. Гел эшләп кенә тордык. Гомернең үткәне сизелмәде дә. Күңелем картаймады, бер ишектән кердем, икенчесеннән чыктым. Балалар, яшьләр бәхетле, тәүфыйклы булсын. Тәннәренә тазалык, башларына исәнлек, гомерләренә бәрәкәт бирсен, Ходаем. Куанып яшәсеннәр, бала-чагаларыннан изгелек күрсеннәр, - дигән теләктә ул.
Нуриҗамал әбинең гомер йомгагын сүтеп карасаң, сынауларның да, авырлыкларның да төрлесен кичергән шул. Вәлем абый белән җиде балага гомер бүләк иткәннәр. Дәһшәтле сугыш елларында гаилә авырлыгы да, колхоз эше дә Нуриҗамал апа иңнәрендә була. Вәлем абый яу кырында алар тынычлыгын яклап сугыша. Инде барысын да үттек дигәндә, 1962 елда мәңгелеккә күчә гаилә башлыгы. Тормыш йөге, балаларны кеше итү, олы тормыш юлына чыккач та янәшәләрендә киңәшче һәм терәк булу, ана буларак, аның иңнәренә төшә.
-Юклык вакытында киемнәрне үз кулы белән тегеп кигезә торган иде безгә. Кырыс та булды, кирәк чагында җылы сүзен дә әйтә белде. Молодец ул, безнең инәкәй, - ди кызы Лениза.
Күршесе Нәҗирә апа:
- Атна саен аның кырына керәм. Хәер бирәм. Сөйләшеп утырабыз. Бергәләп яшибез, минем киңәшчем, сердәшчем.
Бергә яшәүче кызы Гөлфинә:
- Бик акыллы, бик тыныч, бик хөрмәт итәбез үзен.100 яшенә кадәр шулай җиткердек, тагын яшәсен иде әле. Аллаһы Тәгаләдән сорап, гомер телибез. Акыллы, эшчән, һөнәрле итеп үстерде безне. Анда булган сыйфатлар миндә дә бардыр дим. Түземле дә, эшчән дә, кулдан бөтен эш тә килә. Ирләрнекен дә, хатын-кыз эшен дә тигез эшлибез.
Флүс абый да, Гөлсем апа да әниләрен туган көне белән котлап, изге теләкләргә кушылдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов та фикерләре белән уртаклашты:
- Чалманарат җирлегенә караган алты авылда да өлкәннәр яшьләргә һәрвакыт киңәшләре, эшләре белән ярдәм итә. Шәбез авылына килгәндә, өмәләрдә, зират өмәләрендә катнашалар, балалар тәрбияләүдә үрнәк булып торалар. Нуриҗамал апа да авылда хөрмәтле өлкәннәрнең берсе. Өлкәннәр инициативасы белән быел бездә мәчет төзелә башлый. Мәчет төзелешендә җирлек халкы да, читтә яшәүче якташлар да бердәй актив катнашыр дип ышанабыз.
Нуриҗамал Әндерҗан кызы Хурамшинаны һәммәсе дә, бәхетле кеше, ди. Аның бүгенге көндә дә үз-үзен тотышына, яшәү рәвешенә соклана. Бервакытта да тик торырга өйрәнмәгән йөзьяшәр, хәзер инде хәрәкәтләре салмакланса да, үз җаена вак-төяк йорт мәшәкатьләрендә ярдәмләшергә тырыша. Шат күңелле, колакка азрак катыланса да, картаймаган күңеле белән яшьлек елларын урап кайтып, балалары, аеруча да оныклары белән сөйләшеп утырырга ярата. Шул арада кызы Гөлфинә телеңне йотарлык аш-суын да пешереп куярга өлгерә. Әнисенә инде, билгеле, чәйнәргә йомшаграк булганны, тиз үзләштерелә торган, туклыклы ризыкларны төрләндереп кенә тора. Бисмилла әйтеп пешергән ризык болай да ләззәтле була, аңа әле күңел җылысы да кушыла.
Нуриҗамал апа гомере буе колхозда эшләгән, авыр эш бусы, дип тә сайланып тормаган. Кайгысын да, шатлыгын да тигез күтәргән. Кырыс та, йомшак күңелле дә булырга туры килгән. Ләкин бервакытта да җиңел юл эзләмәгән - тормыш йөген җигелеп тарткан. Моны һәр баласының бүгенге яшәү рәвешеннән, үз-үзен тотышыннан, кемнең-кем булуына карамастан, һәр кешегә хөрмәт, ихтирам белән каравыннан аңлыйсың. Шушы көннәрдә генә дә нәселләрендә ачы кайгы кичергәннәр, ләкин берсе дә зар елап утырмый, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Әниләренең туган көнендә җыелышып, Коръән ашы үткәрделәр.
Бәхетле, дидек йөзьяшәрне. Һәркем шундый бәхеткә кызыга, соклана. Ләкин ул үткән юлны кичеп, берәүгә дә зыян салмый, сынаулар аша үткәндә үз-үзе булып калып, тормышка, кешеләргә ышанычын югалтмый шушы бәхеткә ирешүдә һәркемнең дә түземлеге, сабырлыгы, ихтыяр көче җитәр иде микән?! Бәхет ул - аяк астында, диләр бит. Күктә дә түгел ул, чит җирләрдә, чит илләрдә дә сатмыйлар аны. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үзеңә насыйп иткән гомер юлыңны ничек үтәсең бит?! Картлык көнеңә үз иңнәреңдә нинди йөк җыясың?! Рәхмәт ишетәсеңме, әллә инде башкаларның нәфрәтен тоеп яшәрлек гомер юлы үтәсеңме...
Гасыр белән гасыр очрашкан туган көн мизгеле сөенечен уртаклашканда, күңелдә Нуриҗамал апа, аның балалары өчен соклану, горурлану хисләре дә туды. Бер мизгелгә яшәү тизлеген туктатып, үткәннәргә карап, шундый уйлануларга дә этәрде.
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: