Актаныш

Ныгый дуслык күпере

Алар - Актанышның 1нче мәктәбенең VI сыйныф укучылары Ландыш Әхиярова, Лилия Зиннурова, X сыйныф укучысы Ләйсән Басыйрова, Актанышның 2нче мәктәбенең II сыйныф укучысы Айваз Галимов, Пучы мәктәбенең VI сыйныф укучысы Илнар Мирзаяновлар - сәнгать өлкәсендә күптән кайнаучы, матур итеп җырлаучы, биюче, төрле бәйгеләрдә урыннар алучы балалар. Төркиягә алар район башкарма...

Алар - Актанышның 1нче мәктәбенең VI сыйныф укучылары Ландыш Әхиярова, Лилия Зиннурова, X сыйныф укучысы Ләйсән Басыйрова, Актанышның 2нче мәктәбенең II сыйныф укучысы Айваз Галимов, Пучы мәктәбенең VI сыйныф укучысы Илнар Мирзаяновлар - сәнгать өлкәсендә күптән кайнаучы, матур итеп җырлаучы, биюче, төрле бәйгеләрдә урыннар алучы балалар. Төркиягә алар район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова һәм Балалар иҗат үзәгенең инглиз теле түгәрәге укытучысы Илүзә Муллахмәтова җитәкчелегендә бардылар.
Балалар үзләренең сәләтләрен Төркиядә яшәүчеләргә дә күрсәтеп кайттылар. Бер атна дәвамында төрек милләтеннән булган яшьтәшләре белән очрашудан алган тәэсирләрен безнең белән дә бүлештеләр.
Ләйсән Басыйрова:
Безне тәрҗемәче Чулпан Хәбибуллина һәм Чайджума шәһәре башлыгы урынбасары Муса бәй каршы алдылар. Кайда гына барсак та, алар безне озатып йөрделәр. Диңгез буендагы отельләрдә тордык. Кара диңгез гаҗәеп матур.
Лилия Зиннурова:
- Безне Төркиядә шул тикле җылы каршы алдылар. Табигате искиткеч матур, җылы. Кешеләре дә ягымлы. Аеруча шәһәр мэрларының балаларга булган мөнәсәбәте сокландырды. Балаларны килеп кочаклап алалар, үбәләр, үзләре белән бергә чәйләр эчәргә чакыралар. Без хәтта гаҗәпләнеп карап тордык.
- Алар белән нинди телдә аралаштыгыз?
- Башта аралашу авыррак булды. Анда татар телен ишеткәннәре булмаган. Әмма төрек теле белән татар теле бер-берсенә охшаганлыктан, тора-бара аралашырга өйрәндек. Татарча, төрекчә, инглизчә - барысын бергә кушып булса да, бер-беребез белән сөйләштек.
- Балалар көне ничегрәк билгеләп үтелде?
Ландыш Әхиярова:
- Ул бездәге 9 май бәйрәмен хәтерләтә. Башта балалар парады булды. Аннан төрле концерт номерлары күрсәттеләр. Шунда ук ел буе сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкән балаларны бүләкләделәр, аларга медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Без дә татарча җырлар җырладык. Чыгышларыбызны бик җылы кабул иттеләр, алкышларга күмделәр.
- Төрек балалары сездән нинди яклары белән булса да аерылып торамы? Әллә инде балалар кайда да бер төслеме?
Ләйсән Басыйрова:
- Алар безнең кебек үк кешеләр, ләкин шул тикле ачык йөзле һәм кешелеклеләр. Безне иң гаҗәпләндергәне шул булды.
- Укулары белән дә кызыксындыгызмы? Аларда уку-укыту системасы ничегрәк?
Лилия Зиннурова:
- Аларда укулар бераз аерыла. Бездәге кебек I-XI сыйныф укучылары барысы бер мәктәптә укымый. Башлангычлар аерым, уртанчы сыйныфлар аерым, югары сыйныфлар аерым мәктәпләрдә укыйлар. Моны югары сыйныфлар түбән сыйныфта укучыларны түбәнсетмәсеннәр өчен шулай эшләнә дип аңлаттылар.
Ләйсән Басыйрова:
- Мәктәп формалары да шулай. Башлангычларныкы, уртанчыларныкы, югары сыйныфларныкы аерым-аерым. Минем үземә яшел блузка, кара итәк яки чалбардан торган формалары бигрәк тә ошады. Парталары һәм урындыклары кызгылт сары төстә.
- Дингә мөнәсәбәтләре ничек соң?
Лилия Зиннурова:
- Кайбер урыннарда дини караш бик көчле, кайбер урыннарда бездәге кебек, ә кайбер урыннарда бөтенләй белмиләр дә.
- Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир, диләр. Сез дә сагындыгызмы?
Ландыш Әхиярова:
- Сагынырга вакытыбыз да булмады, дисәк тә ярыйдыр. Чөнки программа бик тыгыз иде. Чайджума шәһәрендә генә түгел, Фильос шәһәрендә дә концерт куйдык. Үзебезгә бик күп яңа дуслар таптык.
Лилия Зиннурова:
- Тик үзебезнең Актанышыбызга җитми инде.
28 апрель көнне әлеге балалар муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән очрашып, үзләренә әлеге мөмкинлекне тудырганнары өчен рәхмәт әйттеләр. Инде Сабантуй бәйрәменә Төркиядән кунаклар көтеп калабыз.
Ландыш Шәмсунова:
- Төркиядән чакыру алгач бик сөендек. Халыкара балалар көне аларда 94нче мәртәбә үткәрелә икән инде. Аңа Мостафа Кемаль Ататюрк нигез салган. Асылы шуннан гыйбарәт: 1920 елда Төркия Республикасы төзелгәч, аның таралуын булдырмас өчен төрле илләрдән балалар чакырып, бәйрәм итеп, дуслык күпере төзергә булалар. Менә ничә еллар инде ул бәйрәм дәвам итә. Безне дә шул тикле җылы кабул иттеләр. Балаларның һәр чыгышын зур алкышларга күмделәр. Киемнәренә сокландылар. Чайджума шәһәрендә чыгыш ясагач, икенче көнне Фильос шәһәренә бардык. Анда яңа гына ачылган мәдәният үзәгендә концерт куйдык. Татарстаннан Тәтеш районы балалары да барган иде. Фильос Тәтеш районы белән дуслык килешүе төзегән. Шунлыктан анда да чыгыш ясадык. Шул тикле кунакчыл алар. Балаларны яраталар. Шулай ук Амасра, Зонгулдак, Деврек шәһәрләрендә дә булдык.
Илүзә Муллахмәтова:
- Алган тәэсирләрне сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел. Бик нык ошады. Алардагы мәктәп-лицейларда булып, уку-укыту системасын өйрәнеп кайттык. Гореф-гадәтләре белән таныштык. Һәм тел белергә кирәклегенә тагын бер кат инандык.
Фаил Камаев:
- Безнең бурыч булып үзебезнең балаларны төрки балалары белән аралаштыру, аларның мәдәнияте, тарихы белән таныштыру тора. Киләчәктә дә әлеге дуслыкны дәвам итәргә уйлыйбыз. Алар безгә килерләр, безнең балалар аларга барырлар дип ышанабыз. Ә моның өчен, әлбәттә, телне белү кирәк. Үзләре күреп кайткан балалар иптәшләренә дә берничә телне белергә кирәклеген төшендерсеннәр иде. Шулай ук, каядыр барыр алдыннан үзеңне ничек тотарга, ничек сөйләшергә кирәклеген дә онытмау, аларның мәдәнияте, тарихы белән күпмедер күләмдә таныш булу зарур.
Рания Мирзаянова, Илнарның әнисе:
- Балаларыбыз бик күп тәэсирләр белән исән-сау йөреп кайттылар. Бик шатбыз. Бу күңелләрендә матур хатирә булып сакланачак. Башка балаларга да барырга язсын.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: