Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өч кызның гәүдәсе табылган

30 сентябрьгә каршы төндә Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә Башкортстаннан булган өч кызның мәете табылган.

Урындагы медицина көллиятенең 18-20 яшьлек студенткалары, башлангыч мәгълүматларга караганда, пычак яраларыннан үлгән.Ике кызның гәүдәсе – ут төртеп яндырылган фатирда, өченчесе күпфатирлы йорт ихатасында табылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, кызларны балта белән чабып үтергәннәр. 

Ике кыз Баймак районында туган, берсе Күгәрчен районыннан булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, бер кыз Чакмагыш районыннан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Җинаятьчене полицейскийлар эзли. Фото:  bashinform.ru

Реклама

Чыганак: "Кызыл таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев