Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Очучы буласың килсә, Актанышка кил!

Районыбыздагы ДОСААФ оешмасында яңалыклар, үзгәрешләр көтелә: бу уку елыннан биредә кече авиация курслары ачыла, ягъни очучы булырга теләүчеләр өчен искиткеч мөмкинлекләр дигән сүз, һәм ТИСБИ идарәсе университетының филиалы студентлар кабул итә башлый. Бу яңалыклар хакында иркенләп сөйләшү өчен ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рамил Галиев белән очраштык. - Бик бәләкәй чакта очучы...

Районыбыздагы ДОСААФ оешмасында яңалыклар, үзгәрешләр көтелә: бу уку елыннан биредә кече авиация курслары ачыла, ягъни очучы булырга теләүчеләр өчен искиткеч мөмкинлекләр дигән сүз, һәм ТИСБИ идарәсе университетының филиалы студентлар кабул итә башлый. Бу яңалыклар хакында иркенләп сөйләшү өчен ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рамил Галиев белән очраштык.
- Бик бәләкәй чакта очучы я космонавт булырга хыялланмаган малайлар юктыр ул. Әмма Актанышның үзендә очучылар курсын ачу турында исә хыяллану түгел, башка да китереп караган юк иде.
- Хыялларны чынга ашырыр вакыт җиткәндер дип саныйм. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан безгә 1,5 млн. сумлык җиһазлар - авиатренажерлар кайтты. Бала очкыч кабинасына кереп утыра, аның алдында - приборлар панеле, очкыч юлы. Менә ул тизлек җыя, җирдән өскә күтәрелә… Бу укучы өчен кызыклы, шул кабина белән теләсә кайсы малайны җәлеп итеп була. Әлеге проект белән без берни белән кызыксынмаган, бернигә дә исе китмәгән балаларны да җәлеп итә алырбыз, дип уйлыйм. 1 сентябрьдә аэродромга У-2 очкычы төшә. Хезмәттән читләшкән очучылар бар, алар мәктәптә эшләргә әзер. Шундый очучының берсен эшкә чакырдык.
- Курслар күпме кешегә исәпләнгән?
- Без 2-3 смена эшләргә әзер. Килсеннәр генә. Мәктәп укучылары өчен уку бушлай. Авыллардан балаларны бирегә укырга йөртү мәсьәләсен дә күтәрдек. Инде балалар бакчалары кыз-малайлары өчен экскурсияләр оештыра башладык. Килеп, үз күзләре белән күреп, шушы җайланмаларга, очкычка утырып карагач, күңелләрендә нәкъ менә очучы булу теләге очкын булып кабынып китәчәк бит аларның. Шулай ук, балалар иҗат үзәгендә авиатөзелеш түгәрәге эшли башлый.
- Курсларга махсус язылучыларны ниләр көтә?
- Кече авиация курслары 3 этапта бара: башта теория белеме, аннан 40 сәгать тренажерда өйрәнү, медицина тикшерүе үткәч, "Коркачык" аэродромында (Биектау районы) практик-гамәли өлеше. Без укучыларны җәлеп итеп, булачак пилотлар - авиация училищелары абитуриентларын әзерләү, республика вузларында авиация белән бәйле инженер белгечлекләрен алучыларның санын арттыру, Татарстанда очучы кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү һ.б. бурычларын алга куябыз. Курслар тәмамлаучылар авиация уку йортларына имтиханнарсыз гына керәләр.
- Очкыч - кыйбатлы техника. Аны тоту үз-үзен акларлык итеп, башка максатларда да файдаланырга исәбегез юкмы?
- Кайчандыр басу-кырларга "кукурузник" дип йөртелгән очкычлар белән ашлама сибү бар иде. Мин хуҗалык рәисе булып эшләгән чагымда шулардан бик рәхәтләнеп файдалана идек. Икътисади яктан да отышлырак, трактор белән басу таптыйсы юк, өстәвенә тиз һәм сыйфатлы. Актанышка кайткан очкыч район авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә файдалы булачак. Бүген - XXI гасыр, тизлек заманы. Безнең Актаныш аэродромын, әйтик, Уфадан Казанга очучы кече авиация өчен туктап ял итә, ягулык тутырып китә, начар һава торышы булып, очарга ярамаганда, төшеп туктап тора торган урын итеп көйләргә була. Туризмны үстерү өчен дә зур мөмкинлек.
- Актанышта ТИСБИ идарәсе университеты филиалы кайчандыр бер үз ишекләрен ачкан иде инде. Кабат шул ният белән йөрисез икән.
- Мин белемем буенча мөгаллим бит, 16 елга якын директор булып хезмәт куйдым. Укучыларның мәктәп тәмамлаганда нинди проблемалар, кыенлыклар белән очрашуын ишетеп түгел, эчендә кайнап беләм. IX сыйныфны тәмамлагач, хәзер бик күпләр я нинди дә булса училищега, я техникумга - махсус һөнәри уку йортларына китәргә мәҗбүр. Ә училище дипломы белән ВУЗларга кабул итмиләр. Шуңа мәктәптә я махсус һөнәри уку йортларында укыганда ук параллель рәвештә ТИСБИ филиалына укырга кергәннәр оттырмаячак, дип исәплим: ТИСБИ университетына бездә курслар тәмамлаганнар автомат рәвештә II курска ук кабул ителә. Запас аэродром дип тә атар идем мин монда укуны. Безнең ДОСААФ оешмасы базасында укулар читтән торып һәм дистанцион рәвештә барачак.
- Укулар күпме дәвам итә?
- IX сыйныфны тәмамлап килүчеләр өчен дә, XI сыйныфтан соң БДИ бирә алмый мөрәҗәгать итүчеләр өчен дә, урта һөнәри уку йорты бетереп, икенче югары белем алырга теләүчеләр өчен дә 1 ел да 10 ай укыйсы. Логистика, финанс, икътисад, кунакханә сервизы, программалаштыру, социаль тәминатны оештыру һәм хокук факультетлары бар. Укырга теләүчеләрдән документларны 1 октябгә кадәр кабул итәбез. Уку вакытларын каникулларга туры китерергә ниятлибез.
-ДОСААФ оешмасы, шулай да, барыннан да бигрәк, машина йөртергә өйрәтүче оешма буларак кабул ителә. Бу нисбәттән дә яңалыкларыгызы бармы?
- ДОСААФта машина йөртү хокукына укучыларга халыкара автоклуб картасы бирелә. Юлда ялгыш машинаң ватылса, юридик ярдәм кирәк булса, картада күрсәтелгән номерны җыеп, телефон аша бушлай консультация алырга мөмкинлек бирә ул. Күптән түгел үзем белән дә шундый очрак булды: чит җирдә юлда ватылып калдым. Телефон аша миңа шул җирлекнең такси номерын бирделәр, якын-тирәдә автосервис адресын әйттеләр, шулай итеп, авыр хәлдән чыгарга ярдәм булды.
Бүген "В" категориясенә укучылар җыюны дәвам итәбез. 17 яше тулган курсантлар өчен укулар - 25 мең сум, 4 ай уку; 16 яше тулганнар өчен - 20 мең сум, 9 ай уку һәм 6 сәгать авиатренажерда шөгыльләнү каралган. Укулар машина йөртү нигезләрен үзләштерү белән бергә, беренче медицина ярдәме күрсәтү, психология дәресләре белән дә үрелеп бара, махсус белгечләребез бар. Имтиханнарда бик җитди әзерлек таләп итәбез, чөнки укыр-укымас сатып алынган дипломнар юлларда һәлакәтләр арттырып, үзебезгә үк тискәре яктан әйләнеп кайта. Шуңа укучыларыбызны әзерлекле, имин юл йөрүчеләр итеп әзерләп чыгару ягында без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев