Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Оешма ликвидацияләнгәндә кибетләрнең бурычлары

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы "Кайнар линия" телефонына Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчелэр еш мөрәҗәгать итэлэр. Сәүдә ноктасын бетергәндә, товарлар сатып алганда кулланучыларнын хокуклары буенча консультация бирүне сорыйлар

 

Кулланучы ташлама белән эйбер сатып алгач, эгэрдэ ул зур яки төсе туры кильми торган булса, кибеткэ эйберне кире кайтару, акчаларны кире кайтару момкиннеге бар.

Тик кулланучылар таләбне үтәүдән баш тарталар.

Кулланучыга дөрес итеп консультация бирү өчен шәхси эшмәкәрнең кем икәнен тикшерәчәкбез.

Эшкуар - эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче граждан. Ул үз эшчәнлеген туктатырга мөмкин, әмма кулланучылар алдында йөкләмәләрне үтәүне туктата алмый.

Мәсәлән, шәхси эшмәкәр техниканы 3 ел гарантия срогы белән сатса, 3 ел үткәнче эшчәнлеген туктатса да бурычларын үтәячәк.

Һәм, әлбәттә, әгәр күрсәтелгән товар кулланылмаса, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә күрсәтелгән товарга түләүне раслаучы башка документ сакланган булса, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны кулланучы таләбе белән, башка товарга алмаштыру үз көчендә кала. Кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев