Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӨЛКӘННӘР КОМПЬЮТЕРНЫ БЕЛӘМЕ: Бүген ункөнлек кысаларында бәйге уза (фото һәм видео)

Тормышны, көнкүрешне компьютердан башка күз алдына китереп тә булмый.

        Хәзер олы яшьтәге райондашларыбыз да цифрлы җиһазлардан бик теләп һәм оста файдалана. Бүген өлкәннәребез Актанышның икенче санлы мәктәбендә компьютер буенча белемнәрен сыный. 

        Электрон исәпләү машиналары кайчандыр ике катлы йорт кадәрле зурлыкта эшләнгән. Өлкән буын иң беренче компьютерларны искә алып әнә шулай ди. Хәзерге процессорларны исә компьютерлар өстәле янына куймалы. Өлкәннәребез дә замана таләбенә ияреп  цифрлы технологияләргә өйрәнде, компьютер аша аралаша, укый, белем ала. Соңгы вакытта төрле түләүләрне дә электрон башкаралар.

      Бүгенге ярышка да өлкәннәр  шактый җыелган иде. Бәйгедә районыбызның Иске Кормаш, Иске Байсар, Актаныш, Яңа Әлем-барысы 8 авыл җирлегеннән килгән командалар катнаша.  12 өлкәнебезнең кайсысы җиңәр- вакыт күрсәтер. Уңышлар телибез аларга!

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ видео һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев