Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Олпат парлар – район бизәге

Район ЗАГС бүлегендә бик матур бер альбом бар - көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче бәхетле парлар турында тарихка кереп калачак фотосурәтләр, мәгълүмат тупланган истәлек ул. Еллар дәвамында шактый калынайган бу альбом үткән атнада тагын өч гаилә тарихына тулыланды. 50, 55 ел бер-берләренә терәк һәм кирәк булып гомер кичергән парлар...

Район ЗАГС бүлегендә бик матур бер альбом бар - көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче бәхетле парлар турында тарихка кереп калачак фотосурәтләр, мәгълүмат тупланган истәлек ул. Еллар дәвамында шактый калынайган бу альбом үткән атнада тагын өч гаилә тарихына тулыланды. 50, 55 ел бер-берләренә терәк һәм кирәк булып гомер кичергән парлар тантаналар залында хөрмәтләнде.
- Яшь буынга тәрбия чарасы буларак оештырылучы мондый гаилә бәйрәмнәрен, җирлекләрдәге озын, матур гомер юлы үткән парларыбызны барлап, квартал саен үткәрергә тырышабыз, - ди район гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева. - Бүгенге көнгә шулай пар канат булып килеп җитү бик бәхетлеләргә генә насыйп була. Бәйрәм тантанасына хезмәттә хөрмәт казанган, тәрбияләп үстергән балалары тормышта үз урыннарын тапкан, шул балаларының һәм авыл халкының хөрмәтен күреп яшәүче, җирлекнең мөхтәрәм шәхесләрен чакырабыз.
Әниләр бәйрәме алдыннан - 26 ноябрь көнне узган чарада Күҗәкә авылыннан Зәнфирә Мөхәммәтова һәм Сәяф Хаҗиев, Олыимәннән Гөлсимә һәм Фидус Хәертдиновлар, Бикчәнтәйдән Фәнүсә һәм Мәзһәп Зариповлар хөрмәтләнде. Тантанада бу парларның балалары, якыннары, җирлек башлыклары катнашып, ихлас теләкләрен юлладылар.
- Сәяф гомере буе каләм чарлады, язарга яратты. Андый чакта аңа сүз кату, башка йомыш кушу файдасыз - эшен бетерми торып, кыймылдамый да. Һәр башлаган эшен шулай берегеп, күңелен биреп эшли, - дип сөйли Сәяф абый турында хәләле Зәнфирә апа. - Җитәкче урында эшләгәч, күп вакыты юлда, җыелышларда, курсларда үтә иде. Бер дә онытмыйм: көзен бәрәңге алыр вакыт җитте исә, я педсовет үткәрерләр иде, я ронога директорларны җыярлар иде, я партия җыелышы узар иде. Сәяф җыелышта калыр, без балалар белән бәрәңгене алып бетерер идек. Бергәләп яшәү дәверендә гел җиңел, рәхәт кенә булып тормый. Аның ачысы-төчесе дә, татлы чаклары да, бик тәмсез вакытлары да була. Шуларга сабыр була белергә кирәк. Дөнья сабырлык сорый. Шушы көнгә кадәр - инде 55 ел ир канаты артында яшим, балаларыбыз әтиле-әниле булып үстеләр, шуңа шатланып туялмыйм.
Бу җылы ояда җил-яңгыр күрми үскән 5 бала - әти-әниләренең иң зур горурлыгы. Гомер буе балаларга белем бирү өлкәсендә көч куеп, хезмәтләре өчен ил күләмендә хөрмәткә лаек булган бу могтәбәр затларның кызлары Фәнүсә, Ландыш, уллары Алмаз да шушы һөнәргә тугрылык саклаган. Кызлары Миләүшә - табибә, уллары Илназ үз эшен булдырган.
Тик торуны, вакытны бушка сарыф итүне һич кенә дә яратмаган Сәяф абый, лаеклы ялга чыгуга, өлкән мөгаллимнәрдән торган "Юлдаш" төркемен оештыра. Алар бергәләп төрле истәлекле урыннарга сәфәр чыгалар, юлны җыр, уен-көлке, күңелле хатирәләр белән бизәп узалар. Бу парны котларга дип бәйрәмгә Аеш авылыннан махсус килгән Рөстәм Миркасыймов:
- Татарстанның, Башкортстан, Удмуртиянең якын-тирә районнарыннан без бармаганы калмагандыр да. "Юлдаш" булган урыннар, музейлар, күңелле сәяхәтләр турында соңыннан матбугатка да яза, рәхмәт, Сәяф абый, - дип, рәхмәтләрен җиткерде.
- Шушы яшькә кадәр килеп җиткәч, үзебезне бик бәхетле саныйм. Ходай безгә әле гомер биргән икән, тагын матур итеп яшәргә дә яшәргә язсын, - дип елмая бу көздә генә 85 яшен каршылаган Сәяф абый. Шукланып өстәп куя:
- Сиксән биш яшь минем өчен
Әллә ни күп тә түгел.
Туксанга җитәргә диеп
Хыяллана бит күңел.
Олыимән авылыннан Гөлсимә апа һәм Фидус абыйның уртак оя коруларына сентябрь аенда 55 ел булган.
- Яшьлек беләндер инде, авырлыклардан курыкмаганбыз. Мин килен булып төшкәндә Фидусның инде әти-әнисе юк, апасы белән генә яши, тормышлары авыр иде. Аллага шөкер, кешедән ким-хур яшәмәдек, ризыкка интекмәдек. Дөрес, балалар үстергәндә авылда ясле, балалар бакчасы, мәктәп булмау үзәккә үтте, әмма тормыштан да, сәламәтлектән дә зарланмыйбыз. Еллар тыныч, илләр имин булсын, - ди гомер буе авыл медпунктында фельдшер булып хезмәт куйган Гөлсимә апа.
Фидус абый механизатор булып эшләгән, бергәләп 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 7 оныклары, 3 оныкчыкларына дәү әни һәм дәү әти алар.
Бикчәнтәй авылыннан алтын туйларын каршылаучы Фәнүсә апа һәм Мәзһәп абый Зариповлар гаилә "стаж"ы буенча бу парлар арасында иң яше иде. Бергә торуларына 50 ел тулса да, егет белән кыз булып очрашып йөри башлауларын да өстәсәң, алар да инде 54 ел бергә икән.
- Иптәшем шул кадәр әйбәт кеше булды, бер зарланырлык түгел, - дип ирен мактый Фәнүсә апа. - Бергәләп биш бала үстердек, барысы да тормышлы, имин яшәсеннәр. Гаиләдә татулык, тигезлек булсын дисәң, бер-береңне санлау, хөрмәт кирәк. Бүген менә 7 оныгыбызга карап сөенеп торган көнебез.
Фәнүсә апа озак еллар терлекчелек тармагында эшли, аннан, лаеклы ялга киткәнче мәктәптә пешекче булып хезмәт куя. Мәзһәп абыйның исә хезмәт кенәгәсендә бер генә язу - 1958 елдан лаеклы ялга чыкканчы механизатор булып көч куя ул.
- Бу пар - минем укучыларым, - диде Сәяф Хаҗиев, Зариповлар турында. - Фәнүсә мәктәптә укыганда ук, хәтта артыгы белән, тыйнак, бик акыллы булды. Олы кызыбызга аның исемен куштык. Матур яшәдегез, шундый укучыларым булу белән мин бәхетле.
Остаз үзенең укучыларына карап сөенсә, хезмәттәшләре мөхтәрәм өлкәнгә рәхмәтләрен җиткерсә, балалар әти-әниләре үткән юлны тормыш маягы санап, горурлана, ә гаиләнең ике алтын канаты - ир һәм хатын ничә дистә еллар бер-берсенә хөрмәт, җылылык, кайгырту, ярату хисләрен саклап килгәннәр икән - тормыш, яшәешнең төп асылы, төп мәгънәсе шулдыр.
Кеше кайда гына яшәп, нинди генә уңышка ирешсә дә, аңа чын бәяне туган җирендә бирәләр. Туган төбәкнең хөрмәтле затлары булып, хезмәтләрендә уңышка ирешеп, матур, тигез гомер кичереп, балаларын да тәрбияле, инсафлы, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстереп, бүген шулар рәхмәтендә гомер кичерүче бу олпат парлар - районыбызның затлы бизәге.
Чарадан ФОТОЛАРны карарга: http://aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/item/3182-aktanyishta-altyin-tuy-fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев