Олы ихтирамга лаек җитәкчебез

Актаныш ветеринария берләшмәсен җитәкләүче ИЛГИЗ НУРЛЫГАЯН улы ЯЛАЛОВ 1 гыйнвар көнне үзенең күркәм юбилеен каршы ала.
Моннан нәкъ 55 ел элек, матур итеп ап-ак кар явып торган вакытта Уразай авылында Нәҗибә белән Нурлыгаян Ялаловларның 5 балалы гаиләсендә дүрт кыздан соң, көтеп алган ул булып дөньяга килә. Авыл балаларына хас булганча, кечкенәдән табигатькә гашыйк булып, терлекләрне яратып үсә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтына укырга керә. 1989 елда кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын “Таулар” хуҗалыгында мал табибы буларак башлый. Бар көчен терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртуга багышлый. 2008-2015 елларда район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары булып хезмәт куя. 2015 елдан инде әлеге берләшмәне җитәкли.
Илгиз Ялалов – үз эшенең чын остасы. Районда эпизоотик хәлнең тотрыклыгы өчен ветеринария хезмәткәрләреннән зур көч таләп ителә. Үз вакытында терлекләргә прививкалар ясау, куркыныч авыруларны булдырмый калуда төп ярдәмче. Бу нисбәттән, районда себер түләмәсенә, котыру авыруына каршы прививкалар үз вакытында ясала. Ветеринария берләшмәсе хуҗалыклар белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Илгиз Нурлыгаян улы моны да ныклы күзәтүдә тота.
Җитәкчебезнең фидакарь хезмәте муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, Мактау кәгазе, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белән бәяләнде.
Илгиз Ялалов эшендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Светлана белән ике улларына гомер биреп, аларны үзләре үрнәгендә тәрбияле, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Олы уллары Рифатның инде үзенең гаиләсе бар. Әти-әнисенә ике онык бүләк иткәннәр. Баланың баласы балдан татлы, дип сөя аларны әби-бабайлары.
Икенче уллары Илфат бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетында белем ала.
Әнә шундый бәхетле мизгелләр белән каршы ала җитәкчебез үзенең күркәм гомер бәйрәмен.
Хөрмәтле Илгиз Нурлыгаян улы! Әлеге юбилеегыз уңаеннан Сезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сезнең хезмәт – зур ихтирамга лаеклы, рухи ныклык, зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт. Сез башлаган һәр эшегезне тирән фикер йөртеп, җиренә җиткереп башкарасыз, тирә-ягыгыздагы кешеләргә һәрвакыт игътибарлы һәм ихтирамлы булдыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, киләчәктә дә алга куйган максатларыгыздан тайпылмыйча, зур хезмәт уңышларына ирешүегезне, тормыш иптәшегез Светлана белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Эш күрсәткән ирне иле
мактый,
Арта бара кадер-хөрмәте.
Гомер китабының һәр битенә
Бизәк сала куйган хезмәте.
Үз урыныгыз эзләп тапкансыз
Сез,
Үзгә караш Сездә тормышка.
Матур Сезнең үткән гомер юлы,
Ирешкәнсез күпме уңышка.
Без телибез Сезгә тормыш юлыгызда
Яшәү көче, бетмәс егәрлек.
Рухи ныклык бирсен Сезгә
Ходай
Гомер тауларына менәрлек.
Сәламәтлек ташламасын
Сезне,
Гаиләгездә булсын бөтенлек.
Без телибез Сезгә, чын
күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән Актаныш ветеринария берләшмәсе коллективы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА12900
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.11700
-
19 май 2022 - 19:04Актанышның икенче мәктәбе укучылары "ЭкоЯз" акциясендә катнашты Районыбызда "ЭкоЯз" акциясе дәвам итә.17800
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж) В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.34000
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.50700
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.38400
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?76300
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.70800
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..58200
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?44800
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
20 май 2022 - 19:29Актанышта "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачакЕл дәвамында көтеп алган Сабан туе бәйрәмен авыл җирлекләрендә 11 июньдә уздыру планлаштырыла. Ә районкүләмендәгесе 12 июньгә билгеләнде.23100
-
20 май 2022 - 19:21Зачет өчен ришвәт алган укытучыны хөкем иткәннәрБүген Чаллы шәһәре судында Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәтәрләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты филиалының ут, физик һәм тактик-махсус әзерлек кафедрасы укытучысына хөкем чыгардылар.7900
-
20 май 2022 - 18:1920, 21 мая в Казани и 20, 21 мая в Болгарах показывают уникальное световое шоу, к 1100-летию принятия Ислама Волжской Булгарией.В Казани световое шоу можно будет увидеть у стен Казанского Кремля: от Тайницкой до Спасской башни со стороны площади Тысячелетия.7600
-
20 май 2022 - 08:32Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Актаныш спортчысын уңышлары белән тәбрик иттеАктаныш егете, танылган спортчы Равил Хаҗиев физкультура-спорт юнәлешендәге уңышлары белән безне гел сөендереп тора. Күптән түгел Равил "Ядран-Ойл" компаниясе исеменнән "ТүбәнКамаНефтехим" ПАО оештырган ачык Кубок ярышында катнашты.23401
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла60100
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.68300
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.81300
-
16 май 2022 - 14:3540-летний местный житель Актанышского района осуждён к исправительным работам за неуплату средств на содержание несовершеннолетних детей Прокуратура Актанышского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении 40 летнего жителя Актанышского района. Он признан виновным в совершении преступления, предусмотренного ст.157 ч.1 УК РФ (неуплата родителем без уважительной причин в нарушение решения суда средств на содержание несовершеннолетних детей, если это деяние совершено неоднократно)52700
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.50700
-
16 май 2022 - 11:26Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр.58300
-
16 май 2022 - 10:51Йолдызлар ни сөйли: 16–22 майга гороскоп Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь Кучкар (21.03 – 20.04) Бик урынлы һәм оста итеп әйткән тәнкыйть сүзләрегез берәүләрне уйга салыр, икенчеләрнең ачуын чыгарыр. Эштәге киеренкелекнең берникадәр кимүе өй, ял һәм күңелгә ятышлы башка әйберләр турында уйлый башлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетелер.56101
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?76300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика