Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ОЛЫ ЮГАЛТУ: Ренат Ибрагимов вафат

Бүген танылган җырчы, РСФСРның Халык артисты Ренат Ибрагимов Мәскәүдә 75 нче яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Мәгълүматны Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана раслаган, үлем 19:01 сәгатьтә булган.

Артистның йөрәге авырткач, якыннары ашыгыч медицина ярдәме чакырта, әмма табиблар ярдәм итә алмый.

 

Ибраһимов Ренат Ислам улы — җырчы, 1976-1978 еллардагы концерт программалары өчен 1979 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.


  
Ренат Ибраһимов

Реклама

Ренат Ислам улы Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Львов шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә дөньяга килә.  
Ренат Ибраһимовның кечкенәдән музыкага сәләте ачыла. Ул музыка мәктәбендә укый, ә 1973 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында эшли башлый. Тирән бәрхет баритон тавышлы артист Казан театрында “Князь Игорь”, “Кармен”, “Фауст”, “Евгений Онегин”, “Пиковая дама” (һ.б.) кебек опера спектакльләрендә әйдәп баручы партияләрне башкара.
Опера, оперетта, мюзикл, классик һәм борынгы романслар, популяр эстрада җырларыннан торган концерт репертуары Ренат Ибраһимовка киң танылу алып килә. 1978 елда аңа Татарстанның халык артисты, ә 1981 елда Россиянең халык артисты мактаулы исеме бирелә. 1990–1992 елларда Ренат Ибраһимов “Италия килешүе” (“Итальянский контракт”) музыкаль нәфис фильмы продюсеры була һәм фильмда баш рольне башкара.
1999 елда артист “Ренат Ибраһимов җыр театры”н оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев