Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Олы җанлы, киң күңелле зат

Табибларга, шәфкать туташларына кешеләр үзләренең, якыннарының сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар. Медицина хезмәткәрләре кешеләр язмышы өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйлар, үзләренең һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр. Терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Наилә Шәйхенур кызы Мусина - әнә шундыйлардан. Ул район үзәк хастаханәсендә 35 ел эшли. Ак халат иясе үзенең...

Табибларга, шәфкать туташларына кешеләр үзләренең, якыннарының сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар. Медицина хезмәткәрләре кешеләр язмышы өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйлар, үзләренең һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр. Терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Наилә Шәйхенур кызы Мусина - әнә шундыйлардан.
Ул район үзәк хастаханәсендә 35 ел эшли. Ак халат иясе үзенең шәхси вакыты белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килә. Үзенең фидакарь хезмәте, югары һөнәрилеге, кеше хәленә керә белүе белән ул район халкының ихтирамын казанды.
Бүгенге көндә ул әле ак халат иясе генә түгел, олы җанлы, киң күңелле әни дә һәм биш оныклы әби дә, шул ук вакытта әтиебезнең зур таянычы да. Тирә-юньгә якты нур сибүче кояшыбыз, кадерле әниебезнең 3 апрельдә гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, сине ихлас күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Киләчәктә дә әтиебез Фарис белән хәерле, мул тормышта бәхетле гомер итәргә Ходай насыйп итсен. Сөенеп һәм безне сөендереп, мең-мең яшә!
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, әни, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әни, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет, әни,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев