Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Олы җанлы тәрбияче

Тәрбияче ул балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кечелекле, үзе кешелекле бер һөнәр иясе. Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбияче турында әлеге язмабыз. Ул - Шәбез авылында туып үскән, Татар Суыксуы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, читтән торып Түбән Кама педагогия училищесында...

Тәрбияче ул балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кечелекле, үзе кешелекле бер һөнәр иясе. Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбияче турында әлеге язмабыз. Ул - Шәбез авылында туып үскән, Татар Суыксуы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, читтән торып Түбән Кама педагогия училищесында тәрбияче һөнәрен үзләштергән, балалар арасында мәш килүче Диния Харис кызы Гыйльфанова.
Диниянең бәхетле балалык еллары, үсмер чаклары Шәбез авылында үтә. Харис абый һәм Фәния апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән кызчык сеңел-энеләргә бик бай була. Чын татар хатын-кызларына хас сабырлык, күркәмлек кебек сыйфатларны анда әнисе Фәния апа кечкенәдән үк тәрбияләгән. Әтисе Харис үзенең төпле, акыллы киңәшләре белән тормышта үз юлын табарга ярдәм иткән.
Диния 32 ел дәвамында "Каенкай" балалар бакчасында намуслы хезмәт куя. Ул - үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итагатьле, ярдәмчел тәрбияче. Диния Харис кызы олы җанлы педагог буларак, балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч куя, матур сөйләм күнекмәләрен үстерүгә игътибар итә.
Матур гөлләр үстерү, бәйләү, чигү, кул эшләре - иң яраткан шөгыльләре. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле телле тәрбиячене нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр. Диния хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен район мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Ләкин аның кылган изгелекләре, күрсәткән яхшылыклары, мактаулы гамәлләре ул кәгазьләр белән генә чикләнми. Алар ул тәрбияләгән балаларның күңелендә, йөрәгендә яши.
Вакыт аты елгыр да соң, борылып карарга өлгермисең, ул инде күздән югала. Хәтердә бары бу көннәрнең кайбер мизгелләре генә уелып кала. Күпме балага белем һәм тәрбия бирелгән.... Күпме борчулар, күпме тырышулар. Алар берсе дә эзсез үтми.
Диния Харис кызы ата-ана хакын хаклаучылардан. Җай чыккан саен, авылда яшәүче әти-әнисе янына ашыга, һәрдаим хәлләрен белеп тора. Янәшәсендә ныклы таянычы Рәдифе, өч кызы, кияүләре, өзелеп яратучы оныклары, туганнары, яраткан эше, хөрмәт иткән хезмәттәшләре булганга сөенеп яши.
Диния Харис кызы! Сезне без - барлык хезмәттәшләрегез бәйрәмегез уңаеннан котлап, куанычлы озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Якыннарыгызның җылысын, балаларыгызның ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын Сезгә. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев