Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Олы бәйрәмгә олы бүләк

Авылга яңа мәчет, яңа һәйкәл, яңа парк 8 май иртәсендә Әгъбәс авылында оештырылган Җиңү көне тантанасында да шушы изге теләкләрен җиткерде күпне күргән, күпне кичергән ветеран. Кайчандыр ялгызы гына моңаеп торган авыл клубы янәшәсендә күптән түгел генә биек манаралы, горур ае белән балкып торучы мәчет үсеп чыккан иде. Узган ел...

Авылга яңа мәчет, яңа һәйкәл, яңа парк
8 май иртәсендә Әгъбәс авылында оештырылган Җиңү көне тантанасында да шушы изге теләкләрен җиткерде күпне күргән, күпне кичергән ветеран. Кайчандыр ялгызы гына моңаеп торган авыл клубы янәшәсендә күптән түгел генә биек манаралы, горур ае белән балкып торучы мәчет үсеп чыккан иде.
Узган ел Корбан бәйрәмендә Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм изге яуда ятып калганнар истәлегенә һәйкәл ачтылар. Искесе урынына яңаны төзү тәкъдиме белән авылдашлары, Татарстан Республикасы инкассация идарәсе башлыгы Вәсим Вахитов чыга. Һәйкәл нәкъ менә аның матди ярдәме белән торгызылган. Инде бу Җиңү бәйрәменә ул һәйкәл янәшәсенә яу еллары истәлеге һәм тыныч тормышның кадерен белү кирәклеген искәртеп торучы сугыш техникасы - гаубица кайтарткан.
Иң мөһиме - полковник, сугыш ветераны Сәет Кәрамов исемендәге авылның үз паркы барлыкка килгән. Ял һәм күңел ачу урынын да, иман йортын да, хәтер-хатирәләр яңартыр һәйкәлне дә үз эченә алган парк чын мәгънәсендә авылның төп мәдәни учагына әверелердер. Ә авылда яшәүче һәм төп чыгышлары белән Әгъбәснеке булганнар утырткан үсентеләр исә, нәкъ менә В.Вахитов әйткәнчә, "Нәсел агачы төсендә, буыннан буынга күчә барып, оныклары, оныкчыклары килеп: "Бу безнең бабай утыркан агач, без аның нәселе, без аның дәвамчылары", - дип горурланыр агачлар булып, авылга ямь биреп шаулар.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 15 май, 2013 36 (9782) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев