Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Олы тормышка тәүге адым

"Яшьлек" мәдәни үзәгендә узган атнада паспорт тапшыру тантанасы узды - 14 яше тулган 66 яшүсмер Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Әрмәнстаннан кайткан бер кызга исә бу көнне Рәсәй гражданлыгы да бирделәр. Паспорт алуны кайсыбыз гына зарыгып көтмәгән. Бу бит син инде мөстәкыйль булдың, ил гражданы статусы алдың дигән сүз....

"Яшьлек" мәдәни үзәгендә узган атнада паспорт тапшыру тантанасы узды - 14 яше тулган 66 яшүсмер Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Әрмәнстаннан кайткан бер кызга исә бу көнне Рәсәй гражданлыгы да бирделәр.

Паспорт алуны кайсыбыз гына зарыгып көтмәгән. Бу бит син инде мөстәкыйль булдың, ил гражданы статусы алдың дигән сүз. Ә инде әлеге мөһим документны сиңа тантаналы шартларда да тапшырсалар!
Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция капитаны Алсу Хисмәтова, йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән кыз-егетләрнең әти-
әниләре килгәннәр иде. Кулларына мөһим документ - паспорт алган яшьләр максатларына ирешеп, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булырлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев