Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Олы йөрәкле, сабыр холыклы

Сандугачлар моңлы көйләрен сузган, шомырт чәчәкләренең хуш исеннән исергән мәлдә, язгы бер матур көнгә тагын да ямь өстәп дөньяга килгән, тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык, Әтәс авылында гомер кичерүче кадерле кешебез Халя Самат кызы Рахманованың 20 майда олуг юбилее - 75 яшь тулган көне. 4 кызыңа гомер бүләк итеп, бишекләрдә...

Сандугачлар моңлы көйләрен сузган, шомырт чәчәкләренең хуш исеннән исергән мәлдә, язгы бер матур көнгә тагын да ямь өстәп дөньяга килгән, тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык, Әтәс авылында гомер кичерүче кадерле кешебез Халя Самат кызы Рахманованың 20 майда олуг юбилее - 75 яшь тулган көне.
4 кызыңа гомер бүләк итеп, бишекләрдә тибрәтеп үстергән, һәрберебезгә дә йөрәк җылысын тигез итеп бүлеп биргән, укыткан, зур тормыш юлына бастырган газизләрдән-газиз әнкәебез безнең! Сине шушы якты, илаһи зур бәйрәмеңдә, иңнәреңнән кочып, йөрәк түреннән чыккан иң матур, иң назлы, иң садә тәбрик сүзләрен генә җиткерәбез.
Мәрхәмәтле җаның, олы йөрәгең, сабыр холкың, тырышлыгың, уңганлыгың, ярдәмчеллегең, юмартлыгың белән син әле дә кешеләрнең ихтирамын тоеп яшисең. Шушы көнгә кадәр безне җил-яңгырлардан саклап, акыллы киңәшләрең белән ярдәм итүче, хәзер дә сыгылмый һәм сынмый яшәрлек көч бирүче кешебез булганга, туган йортыбызда сагынып, көтеп алынган кадерле балалар булып калуыбызга язмышка без бик тә рәхмәтлебез. Син безнең өчен һәрчак киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, сулмас гөлебез, яшәү өлгебез.
Чыннан да, синең тормыш юлың бик күпләргә үрнәк булырлык бит! Яшьтән үк сәхнәләрдә, оста итеп, спектакльләрдә уйнаган, җыр-биюгә, уен-көлкегә һәвәс булган әнкәебезнең һөнәр үзләштерергә дә уй-хыяллары көчле була. Берьюлы Казандагы ике уку йортына: фельдшерлар әзерләү училищесына һәм авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп кайтса да, теләкләрен тормышка ашыра алмый кала ул. Шул ук җәйдә урын өстенә калган авыру әнкәсен, өч абыйсын, ике энесен һәм сеңлесен карау-тәрбияләү япь-яшь кызның җилкәсенә төшә. Ләкин кайда гына хезмәт куйса да: колхозчыларга икмәк пешерү, медпунктта фельдшер ярдәмчесе булу, терлекчелектә эшләү дисеңме - кадерле кешебезнең исеме һәрчак Мактау тактасында булды.
Җитәкчеләр һәм авылдашлар каршында абруй казанып, әле берничә ел авыл Советы депутаты булып та үз сайлаучыларының ышанычын аклап яши ул. Шул ук вакытта әтиебезгә ир хакын хаклап яшәүче тормыш иптәше, каенана-каенатасына эшчән, сабыр килен, ике як туганнарга да бердәй ачык йөзле кунакчыл туган, безгә, балаларына, кайгыртучан әни була белде.
Әнкәебез! Шушы олуг бәйрәмеңдә сиңа булган теләкләребез - алдагы гомер елларыңда да сау-сәламәт булып, шатлык тулы якты көннәрдә, без - балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның, кардәш-туганнарыңның, кода-кодагыйларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, һәр туачак көнгә шөкер итеп, гомер көзләрендә, әле тагын бик күп еллар дөньяга җылы нур өләшеп, бәхетле, мул тормышларда яшәргә язсын сиңа.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Синең белән туган өй ямьле.
Йөрәк җылың белән,
Бишек җырың белән
Күңел кылларын син чирткәнсең.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чаклардан ук
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.
Язгы кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син безгә гомергә.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Кояш булып безгә,
Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев