Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җомгадан кызу көннәр чигенә башлый

Татарстанда җомга, 4 августта - +21..+26 градус җылы булачак, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Россиянең Европа территориясендә җәй дәвам итә. Шулай да җомгадан һава температурасының төшүе күзәтелә. Бу хакта "Российская газета"га Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина җиткергән. Аның сүзләренчә, илнең Европа территориясендә чәршәмбе 24-29...

Татарстанда җомга, 4 августта - +21..+26 градус җылы булачак, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә.
Россиянең Европа территориясендә җәй дәвам итә. Шулай да җомгадан һава температурасының төшүе күзәтелә. Бу хакта "Российская газета"га Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина җиткергән.
Аның сүзләренчә, илнең Европа территориясендә чәршәмбе 24-29 градуска кадәр эссе булачак, җомга, шимбә һәм якшәмбедә температура 22-27 градуска төшәчәк. Пәнҗешәмбе Мәскәүдә чираттагы яшенле яңгыр, секундына 15-17 метрга кадәр тизлеккә җиткән җил фаразлана. Яңгырсыз көн бары җомгада гына көтелә.
Татарстанда бүген - +23..+28, 3 августта - +25..+30, ә җомга, 4 август көнне - +21..+26 градус җылы булачак, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/02/145515/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев