Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Омскида яшәче Бакиевлар гаиләсендә газ баллоны шартлаган: 6 кеше реанимациядә, бер бала үлем хәлендә

Омскида 5нче Кордная урамындагы йортта газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә стеналар чатный, балконнар җимерелә, тәрәзәләр ватыла. Янгын чыга. Фаҗигадә барлыгы сигез кеше каза күрә. Ике кешенең хәле чагыштырмача канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Шартлау Бакаевлар фатирында була, иң зур зыян күрүчеләр дә алар. Аларның барысы да - гаиләдәге җиде кеше дә икенче һәм...

Омскида 5нче Кордная урамындагы йортта газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә стеналар чатный, балконнар җимерелә, тәрәзәләр ватыла. Янгын чыга.
Фаҗигадә барлыгы сигез кеше каза күрә. Ике кешенең хәле чагыштырмача канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Шартлау Бакаевлар фатирында була, иң зур зыян күрүчеләр дә алар. Аларның барысы да - гаиләдәге җиде кеше дә икенче һәм өченче дәрәҗәдәге пешү белән БСМПга китерелә.
Каза күрүчеләр - 30 яшьлек Раил һәм аның 32 яшьлек хатыны Гөлмирә, аларның сигез яшьлек уллары һәм җиде яшьлек өч игезәк - ике малай һәм бер кыз.
Игезәкләрнең берсе һәм гаилә башлыгы Раилнең тәне 70 процент пешкән, аларның хәле бик авыр дип бәяләнә. Омск телеканналлары Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән 8 яшьлек малайның гомеренә куркыныч яный дип хәбәр итә. Гаилә башлыгын зонд аша ашаталар. Аларга пластик операция ясарга туры киләчәк. Омскига Екатеринбургтан махсус караватлар китертәләр.
Фаҗига булган урында губернатор вазифаларын башкаручы Александр Бурков булган. Җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганың сәбәбе - АГЗСта тутырылган биш литрлы баллон. Гаилә башлыгы, балыкка барыр алдыннан баллонга газ тутырып ала һәм фатирга алып керә. Аннан газ чыгып утырган һәм, күпмедер вакыттан соң, ут кабып шартлаган. Тикшерүчеләр кайсы АГЗС икәнен ачыклаган һәм хәзер аларның бу фаҗигагә катнашын тикшерә.
чыганак: http://intertat.tatar/hewef_heter/omskida-yash-che-rail-bakaev-fatirynda-gaz-ballony-shartlagan-alty-keshe-reanimatsiyad-ber-bala-lem-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев