Онлайн сатып алулар: кулланучыга нәрсәләрне белергә кирәк?
Югары технологияләр заманы безгә өйдән чыкмыйча гына теләгән товарларны сатып алырга мөмкинлек бирә, ә хәзерге вакытта безнең сәламәтлегебезне саклый да. Без барыбыз да «Сакланганны саклармын» дигән атаклы әйтемне беләбез. Нәкъ менә хәзер, гражданнарга массакүләм аралашулар һәм очрашуларны булдырмау кулайрак булганда, ярдәмгә интернет-кибетләр килә. Бу - интернет челтәре аша товарлар белән сәүдә итүче сайтлар, алар онлайн кулланучыларга бер төймәгә басып кына кирәкле әйберне сатып алырга мөмкинлек бирә
Монда өстенлекләр күп, җитешсезлекләр юк диярлек. Әйдәгез, бу өстенлекләрне барлыйк.
Куркынычсызлык. Бары тик интернет-кибетләр генә куркынычсыз сатып алу шартлары тудырырга мөмкин. Һәрвакыт. Интернет-кибетләр тәүлек буе эшли, шуңа күрә үзегезгә уңайлы вакытта заказ бирә аласыз. Соңга кадәр эшләү кирәкле товар сатып алганда комачау итмәячәк.
Чиратсыз. Супермаркетларда кассадагы чиратлар турында, товар киштәләре янындагы эткәләшүләр, киеп карау урынындагы чиратлар турында онытыгыз. Хәзер уңайлы өй киемнәреннән, җайлы урында утырып кына да товар сатып алырга була.
Тиз сатып алу. Интернет-кибеттә товарны сайларга, аны түләргә һәм китереп биргәнне көтәргә генә кала. Өйдән чыгарга да кирәкми.
Гади эзләү. Кирәкле товарны табу өчен ун төрле кибетнең ассортиментын өйрәнү зарурлыгы юк. Өйдә, чәй эчкән вакытта кирәкле әйберне сайларга мөмкин. Моның өчен сайттагы фильтрация системасыннан файдалана белергә генә кирәк һәм бу авыр түгел. Теләсә кайсы интернет-кибет сатып алу процессын мөмкин кадәр гади һәм аңлаешлы итәргә тырыша.
Чикләүләрсез сайлау. Хәтта иң зур сәүдә залында да интернет-кибеттәге кебек товарлар төрлелеге юк. Аларның барысын да карау мәҗбүрилеге юк. Шул ук фильтрлар ярдәмендә тиешле үлчәмне сайларга мөмкин.
Чагыштыру мөмкинлеге. Сез берничә товарны характеристикалары, бәясе, күләме һәм башка критерийлары буенча чагыштыра аласыз. Бу исә уйлап сатып алуга китерә. Сүз уңаенда, Интернетта кирәкмәгән товарны сатып алу ихтималы кими – сезгә сатучы да, дусларыгыз да киңәшләре белән йогынты ясый алмый.
Күп төрле түләү вариантлары. Интернет сатып алуларны карта, элктрон акчалар, компаниянең исәп-хисап счетына акча күчерү юлы белән яки курьерга товарны китергәннән соң түләргә мөмкин.
Һәм иң мөһиме, интернет-кибетләрдәге бәяләр һәрвакыт түбәнрәк.
Әмма түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез: һәрвакыт интернет-кибетләрнең рейтингын һәм фикерләр белән танышыгыз, берничә сайтны карау комачау итмәс, интернеттан сатып алучы кешеләр белән сөйләшегез. Сезнең уяулык, сабырлык һәм җаваплылык кирәкле товарны сайлап алырга ярдәм итәчәк, сайт мошенникларыннан аралаячак.
Әгәр сездә кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар туса, сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз, анда компетентлы хезмәткәрләр консультация бирергә әзер.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА17700
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.16200
-
19 май 2022 - 19:04Актанышның икенче мәктәбе укучылары "ЭкоЯз" акциясендә катнашты Районыбызда "ЭкоЯз" акциясе дәвам итә.21000
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж) В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.38200
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.53200
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.40400
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?81200
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.73400
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..59500
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?45600
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
21 май 2022 - 16:50Актанышлылар Изге Болгар җыенында катнаштыБүген, 21 майда тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" мөселманнар корылтае узды. 21 майда узачак, анда районыбыздан 60тан артык райондашыбыз катнашты.16300
-
21 май 2022 - 15:33Балалар иҗат үзәгенең "Серле сәнгать" түгәрәгенә йөрүчеләр Бөтенроссия рәсем конкурсында җиңү яуладыБалалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче "Серле сәнгать" түгәрәгенә йөрүче балалар Бөтенроссия рәсем конкурсында катнашты.8900
-
21 май 2022 - 15:07Авылдашлары танылган шәхес, язучы, галим Фарсель Зыятдиновны искә алдыБүген Усы авыл мәдәният йортында Качкын авылында туып-үскән күренекле шәхес, язучы, галим Фарсель Зыятдиновны искә алу узды.20100
-
21 май 2022 - 14:59Иске Кормаш авылында яугир Рамазан Әзһәмов яшәгән йортка истәлек тактасы куелдыИлебез чикләрен саклап интернациональ бурычын үтәгән батырларның исемен мәңгеләштерү дәвам итә.17401
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла65900
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.74200
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.83300
-
16 май 2022 - 14:3540-летний местный житель Актанышского района осуждён к исправительным работам за неуплату средств на содержание несовершеннолетних детей Прокуратура Актанышского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении 40 летнего жителя Актанышского района. Он признан виновным в совершении преступления, предусмотренного ст.157 ч.1 УК РФ (неуплата родителем без уважительной причин в нарушение решения суда средств на содержание несовершеннолетних детей, если это деяние совершено неоднократно)54900
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.53200
-
16 май 2022 - 11:26Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр.60500
-
16 май 2022 - 10:51Йолдызлар ни сөйли: 16–22 майга гороскоп Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь Кучкар (21.03 – 20.04) Бик урынлы һәм оста итеп әйткән тәнкыйть сүзләрегез берәүләрне уйга салыр, икенчеләрнең ачуын чыгарыр. Эштәге киеренкелекнең берникадәр кимүе өй, ял һәм күңелгә ятышлы башка әйберләр турында уйлый башлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетелер.59201
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?81200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика