Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Оныклары яшәртә

Кышкы салкыннардан соң, җиһанга атлаган яз һәркем күңелендә үзгә бер рәхәтлек хисләре тудыра. Язгы кояш нурлары да тәннәрне иркәли, тереклекнең җанлануына ишарәли сыман. Язмам герое да әлеге ел фасылын аеруча нык ярата һәм көтеп ала. Моңа һич тә гаҗәпләнәсе юктыр. Җырларда җырланган, матур-матур шигырьләр чыгарылган ямьле Сөн елгасы буендагы Иске...

Кышкы салкыннардан соң, җиһанга атлаган яз һәркем күңелендә үзгә бер рәхәтлек хисләре тудыра. Язгы кояш нурлары да тәннәрне иркәли, тереклекнең җанлануына ишарәли сыман. Язмам герое да әлеге ел фасылын аеруча нык ярата һәм көтеп ала.
Моңа һич тә гаҗәпләнәсе юктыр. Җырларда җырланган, матур-матур шигырьләр чыгарылган ямьле Сөн елгасы буендагы Иске Байсар авылында туган Фәйрүзә Лотфуллина кечкенәдән табигатькә гашыйк булып үсә. Әниләре Фәүзия белән әтиләре Фәрвәй дүрт балаларын да хезмәт сөяргә, табигать белән гармониядә булырга өйрәтә. Бергәләп ташу акканын күзәтү, болыннар бераз кардан арчылуга җыелышып уйнаулар балачакның иң гүзәл мизгелләре булып күңелләренә уелган. Зоотехник булып эшләүче Фәрвәй абый балаларында табигатькә, малларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләсә, саннар белән мавыгу, мөгаен, әниләре Фәүзия ападан күчкәндер. Сельпода хисапчы булып эшләгәнлектән, кичләрен дә чут төймәләрен шактый тартырга туры килә аңа. Куллары кулга йокмаган әниләренең эшләвен күзәтергә ярата кызлар. Шуңадыр - мәктәпне тәмамлагач, Фәйрүзә апа да хисапчы һөнәрен үзләштерергә була. Бөгелмәдә хисапчылар курсында белем алып, хезмәт юлын район халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында кадрлар буенча инспектор буларак башлый. Мастер-контролер, заказлар алучы кассир да була. Анда бераз хезмәт куйгач, мөхәррияткә күчә. Шуннан соңгы хезмәт юлы бары тик әлеге оешма белән бәйле аның.
Биредә 30 елдан артык эшләү дәверендә Фәйрүзә апа үз эшенең остасына әверелде. Мөхәрриятнең керем һәм чыгымнарын дөрес исәпләп, хисапларын үз вакытында тапшырып барды. Һәркем белән уртак тел тапты. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, яшьләргә төпле киңәшләре белән ярдәм итте.
Язмам башында Фәйрүзә апаның язны яратуын язган идем. Бу юкка гына түгел. Җирләр кардан арчылуга ул инде бакчасына ашыга. Кулыннан көрәк, китмән төшми аның. Үз ихатасында эшләү өстенә, мөхәррияттә үткәрелгән өмәләрдә дә ул үзәктә булды. Ирләр генә башкара алырдай физик эшләрне дә Фәйрүзә апабыз ялт итеп эшләп куя иде. Ә аның белән табигатькә чыгу үзе бер рәхәтлек. Һәр үләннең нәрсәдән дәва икәнен әйтеп, безгә дә җыйдыра иде.
Лаеклы ялга чыккач та Фәйрүзә апа әлеге шөгыльләрен ташламады. Тормыш иптәше Наил белән һәрвакыт табигать кочагында алар. Балалары Ләйсән, Резеда, Фәрит тә әти-әниләреннән үрнәк алып, хезмәт сөючән булып үстеләр. Үз тормышларын кордылар.
Фәйрүзә апаның тагын бер кешелекле сыйфаты - киң күңеллелеге һәм сабырлыгы хакында әйтеп үтмәсәм, язмам тулы булмас иде. Төп нигездә каенана һәм каената белән озак еллар бергә яшәүчеләр хәзер бармак белән генә санарлык. Фәйрүзә апа нәкъ менә шундыйларның берсе. Каенатасын кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар. Каенанасы Рәшидә апа белән бүген дә дус-тату булып бер йортта яшиләр. Өйләреннән кеше өзелми аларның. Биш оныгы өчен җанын бирергә әзер торучы дәү әни дә ул. Балалары, оныклары бәхете Фәйрүзә апа өчен беренче урында. Йокламаса йокламый, ашамаса ашамый, әмма оныкларын карау, аларны тәрбияләргә булышудан тәм таба. Шулар дип мал-туарын, кош-кортын асрыйлар, бакчаларын тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. Балалары исә башта үзләрен, хәзер балаларын карауда булышканнары өчен әбиләре Рәшидәгә, әти-әниләренә нык рәхмәтле. Үзләре дә җай чыккан саен төп йортка ашыгалар. Чөнки анда аларны көтеп торучы кадерле кешеләре бар.
Шулай булганда гына тормыш матур һәм ямьле буладыр. Беркайчан үзе өчен вакыт тапмаган, гел якыннары дип яшәгән, алтын урталыкны һәм гаилә учагының җылысын саклап торучы Фәйрүзә апага сокланмый мөмкин түгел. Каенанасы өчен яхшы килен, ире Наилгә әйбәт хатын, балаларына сөекле әни, оныкларына кадерле дәү әни ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев