Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Онытылмас мизгелләр

Яңа ел - балачак бәйрәме, могҗизалар чоры. Без дә гимназия-интернатта бу бәйрәмне онытылмаслык итеп уздырырга булдык. Гимназия тарафыннан игълан ителгән "Чибәр чыршы", "Туган якның кышкы могҗизасы" конкурсларында бик теләп катнаштык. Башта безне ял итәргә җыеп, берләштереп торган чыршыбызны бизәдек, камин ясап, янына бүләкләребезне куйдык. Интернатның үзидарә активы бүлмәләрне бизәү буенча...

Яңа ел - балачак бәйрәме, могҗизалар чоры. Без дә гимназия-интернатта бу бәйрәмне онытылмаслык итеп уздырырга булдык. Гимназия тарафыннан игълан ителгән "Чибәр чыршы", "Туган якның кышкы могҗизасы" конкурсларында бик теләп катнаштык. Башта безне ял итәргә җыеп, берләштереп торган чыршыбызны бизәдек, камин ясап, янына бүләкләребезне куйдык.
Интернатның үзидарә активы бүлмәләрне бизәү буенча конкурс билгеләде, махсус биремнәр бирде: концерт номеры, уен, скетч, пародия әзерләү. Бик тырышып әзерләндек. Интернатыбыз Яңа елга матур, зәвыклы итеп бизәлде.
22 декабрь - көтеп алган бәйрәм килеп җитте.
Һәрбер бүлмәдә яшәүчеләр үзенең һөнәрен күрсәтте. 207 нче һәм 210 нчы бүлмәләргә, "Үрнәк бүлмә" номинациясендә җиңгән өчен, бүләк тапшырылды. Бәйрәмгә кунакка Кыш бабай, Убырлы карчык үзенең чегән кызлары белән килеп, укучыларны Яңа ел белән котлап, һөнәрләрен күрсәттеләр. Укучылар бер-берсенә үзләре әзерләгән бүләкләрен бирде. Интернат җитәкчесе Глүзә Нурлыгаян кызы, тәрбияче һәм хезмәткәр апаларыбыз, укучылар чәй тәмнәре, тәмле салатлар ясап алып килгәннәр.
Бәйрәм чәй табыны артында, котлаулар белән дәвам итте. Яңа ел бәйрәме интернатта яшәүче укучыларны, анда эшләүче барлык хезмәткәрләрне бер гаилә кебек берләштереп, онытылмаслык мизгелләр булып саклансын. Интернаттагы гаиләбез учагы көннән-көн ныграк янсын, беркайчан да сүнмәсен иде.
Күңелле бәйрәм чарасын уздыруда ярдәм күрсәткән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка, интернат җитәкчесе Глүзә Хәертдиновага, иганәче булган "Актаныш икмәк комбинаты" җитәкчеләренә, тәрбияче һәм барлык хезмәткәр апаларга, укучыларның
әти-
әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев