Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ОПЕРАТИВ КАДРЛАР: КБО бинасында гадәттән тыш хәл - халык эвакуацияләнгән

“Янгын кисәтүе! Кичекмәстән урам якка чыгарга!” дигән фәрманнан соң,  бинаның ике якта урнашкан ишекләреннән халык агымы тышка юнәлде.

Бүген Актанышта  халык күпләп йөри торган объектларның янгынга каршы әзерлеге тикшерелде. 

КБО бинасында урнашкан сәүдә нокталарында  халыкның иң актив вакытында, көндезге сәгать унда, көчле сирена кычкыра башлагач, күпләр югалып калгандыр,мөгаен. “Янгын кисәтүе! Кичекмәстән урам якка чыгарга!” дигән фәрманнан соң,  бинаның ике якта урнашкан ишекләреннән халык агымы тышка юнәлде. Бу юлы да Актанышның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге менә шулай көтмәгәндә, кинәт тикшерелде.

Реклама

Санаулы минутларда урынга килеп җиткән коткаручылар, ашыгыч ярдәм бригадасы, газ һәм электр оешмалары вәкилләре оператив эшчәнлек күрсәтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X