Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Оренбург өлкәсендә ис тиеп җиде кеше, шул исәптән өч бала үлгән

Тикшерүчеләр фаразынча, йортта мич дөрес эшләмәгән. Беренче гыйнвар кичендә Оренбург өлкәсе Курманаевка районы Скворцовка авылында җиде кеше ис тиеп үлә. Һәлак булучыларның өчесе - балалар. Бу хакта МЧСның өлкә үзәге хәбәр итә. Бу хәл Скворцовка авылында була. Йортта 25 яшьлек улы белән пенсионерка яшәгән. Хуҗа хатын бу көнне өйдә булмаан....

Тикшерүчеләр фаразынча, йортта мич дөрес эшләмәгән.
Беренче гыйнвар кичендә Оренбург өлкәсе Курманаевка районы Скворцовка авылында җиде кеше ис тиеп үлә. Һәлак булучыларның өчесе - балалар. Бу хакта МЧСның өлкә үзәге хәбәр итә.
Бу хәл Скворцовка авылында була. Йортта 25 яшьлек улы белән пенсионерка яшәгән. Хуҗа хатын бу көнне өйдә булмаан. 1 гыйнварда өч ир һәм 42 яшьлек хатын, өч бала була. Бәйрәм иткәч, алар йокларга ята һәм инде уянмый.
Тикшерүчеләр фаразынча, йортта мич дөрес көйләнмәгән булган. Йорт газ миче белән җылытылган була. Ул көнне морҗа ачылып бетмәгән була. Балаларга 4, 6, 14 яшь булган.
чыганак: http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/orenburg-olksend-is-tiep-ide-keshe-shul-isptn-och-bala-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев