Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ОСАГО алу өчен торак иминиятләштерергә кирәк?!

1 июльдән ОСАГО полисларының яңалары барлыкка килүе турындагы закон 11 февральдә үк кабул ителсә дә, иминиятләштерү компаниеләрендә бу хакта әле дә төгәл белүче юк. Яңа ОСАГОның өстенлекләре дә сер булып кала бирә. Аның каравы яңа бланкның эскиз проекты "Российская газета"да басылып чыкты. Баксаң, бүген Россиядә 4 миллионга якын ялган ОСАГО...

1 июльдән ОСАГО полисларының яңалары барлыкка килүе турындагы закон 11 февральдә үк кабул ителсә дә, иминиятләштерү компаниеләрендә бу хакта әле дә төгәл белүче юк.
Яңа ОСАГОның өстенлекләре дә сер булып кала бирә. Аның каравы яңа бланкның эскиз проекты "Российская газета"да басылып чыкты. Баксаң, бүген Россиядә 4 миллионга якын ялган ОСАГО полисы кулланыла икән. Алдалауларга нокта кую өчен ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Яңа бланкта барысы да яңача: шрифт, билгеләрнең үлчәме дә үзгәргән. Яктыда караганда бланкта "полис" сүзен, машина сүрәтен дә күрергә мөмкин. Бланкта урнаштырылган махсус QR код ярдәмендә полис, автомобиль, аның хуҗасы турында тулы мәгълүмат та алып булачак. Кыскасы, мондый саргылт-алсу төстәге яңа бланкларны 1 июньгә үк өлгертергә җыеналар. Автомобиль иминиятләштерүчеләрнең Россия берләшмәсе хәбәр итүенчә, июньнән иминият компаниеләренә барлыгы 15 миллион яңа бланк таратылачак.
Татарстан иминият компаниеләре агентлары исә бу мәсьәләдә артык борчылмаска киңәш итә. Куллану вакыты чыкканчы ОСАГО полисының искесе белән дә йөрергә мөмкин булачак. Иң мөһиме ул закон нигезендә эшләнгән булсын. Ә 1 июльдән үк полисны яңасына алыштырырга теләгәннәргә, бу хезмәтне иминиятләштерү компаниеләре бушлай башкарачак, имеш.
Яңа полис алу бер хәл, хәзер искесен алу баш баләсенә әйләнгән, ди. Күп иминиятләштерү компаниеләре ОСАГО полисын биргәндә өстәмә хезмәтләрдән файдаланырга мәҗбүр итә. Әйтик, "Росгострах" үзеңнең гомереңне иминиятләштерергә куша, "Итиль Армеецта" фатирыңны иминиятләштерүне таләп итәләр.
- ОСАГО полисларын бирү компание өчен отышлы түгел. Хәзер яңа кагыйдәләр буенча, бер юл халәкәте булса, иминятләштерү компаниесе 400 мең сумга кадәр түли. Шәһәрдә машина йөртүчеләрнең күбесе авылда теркәлгән. Авыл теркәлүе белән иминиятләштерү күпкә арзанрак. Без үзебезгә зыянга эшли алмыйбыз бит инде. Шуңа да өстәмә хезмәтләр тәкъдим итәбез. Казанда бөтен иминиятләштерү компаниеләре шулай эшли. Бу хакта әйтеп тормый икән, димәк, ул өстәмә хезмәтне ОСАГО бәясенә керткән була, - ди брокер компаниесендә хезмәткәр.
Әгәр кешенең торагы булмаса, нәрсә иминиятләштерәсең? - дип кызыксынам.
- Балаларны куркынычсызлык очрагыннан, үзеңнен сәламәтлегеңне дә иминиятләштерергә була. Иң арзаны - торакны иминиятләштерү, бу хезмәт якынча 1500 сумга төшә.
Әйтик, үзебездә җитештерелгән 100 ат көченнән артмаган машинаны иминиятләштерү ничә сумга төшәчәк?
- Әгәр юл халәкәте теркәлмәгән икән, машина йөртүченең стажы җитәрлек булса ОСАГО полисы 11 мең тирәсе торачак.
Әгәр мин өстәмә хезмәтләрдән баш тартсам?
- ОСАГО бирмибез генә. Ә полиссыз йөргән өчен штраф, - дип кисәтте агент.
Болай да ОСАГО полисы бер ел эчендә 108 процентка арткан иде, югыйсә. Аның каравы, КАСКО тарифлары күпкә арзанайган икән. «Уралсиб» иминиятләштерү төркеме белгечләре әйтүенчә, Мәскәүдә КАСКО ясату уртача 17 процентка кимегән. Казанда да агентлар КАСКО өчен өстәмә ташламалар вәгъдә итәләр.
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-08-30-56/2015-01-22-08-32-15/item/15227-osago-alu-өchen-torak-iminiyatlәshterergә-kirәk?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев