Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ОСТА КУЛЛЫ РӘМЗИЯ ХӘБИБУЛЛИНА: Коръән укый башлагач, шамаилне аңлап чигә башладым

Аскы Актаныш авылында яшәүче Рәмзия апа Хәбибуллина янында бер төркем журналистлар кунакта булдык бүген.

            Оста куллы, тыйнак, дини гыйлемле Рәмзия апа безне ачык йөз белән каршылады. Җыйнак кыны өенең кайсы почмагына карама, аның үз куллары белән чиккән картиналары, бәйләгән урындык япмалары күзгә ташалана. Төрле төстә, төрле очрак өчен бәйләгән свитерлар, жилетлары гына да әллә күпме аның.  
-    Әле болары бик азы гына, минем өч кызым, бер улым бар, кызлар бит алар, үзегез беләсез, матур киенергә ярата. Бәйләгән шәлләр, свитер-кофталарны балаларым өчен бәйлим.  Оныкларым да үсеп җитеп, аерым фатирлар сатып алды. Барысына да өйләренә куярга шамаилләр чигеп бүләк иттем. Бик яраталар минем бу бүләгемне.

-    Шамаилләрне мәчеткә йөри башлагач чигә башладыгызмы, Рәмзия апа?

-    Мин Актанышка 2010 елда Чаллы шәһәреннән күчеп кайттым. Шуннан бирле Җәмигъ мәчетенә йөрим, дини дәресләр аламм. Аңа кадәр инде мин шамаилләр чигә идем. Коръән укый башлагач, шамаил чигү бөтенләй икенче- мин бит Аллаһыбызның сүзләрен аңлап эшлим. Бу күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә. Тагын бер бик матурны эшләп куясым килеп йөрим әле.

Рәмзия апа тумышы белән Иске Айман авылыннан. 
-    Бала вакытта күршеләребез Җәмилә белән Фәридә апалар өйләренә чакырып бәйләргә, чигәргә өйрәтә иделәр. Берсе өйрәтсә, икенчесе “Ак чәчәкләр, “Газинур” кебек романнарны кычкырып укый иде. Аннан тәмлүшкәләр белән чәй эчереп сыйлыйлар иде. Менә шул вакытлардан ук бу шөгыльгә күңелем ятты. Лаеклы ялга чыкканнан соң тагы да күбрәк кул эшен тотарга мөмкинлек туды, -дип, үзенең мавыгулары турында сөйли Рәмзия апа.

 

            Бәйләм эшләре бик кызыклы аның: катлаулы бормалы бизәкләрне газета-журналлардан өйрәнеп бәйли икән. Гомумән, нәрсәгә генә тотынса да, каяндыр яңалыклар кертергә ярата. Яздан алып көзгәчә бакча эшләре белән мәшгуль- анысында да журналлардагы киңәшләргә таян икән. 
Социаль хезмәткәр Гөлназ Хәбирова Рәмзия апаның бик кызыксынучан, бер үк вакытта тыныч холыклы булуын әйтә:
 

-    Канва белән чигү өчен зур сабырлык кирәк. Ә Рәмзия апа нәкъ менә шундый кеше дә инде. Тырыш, ачык йөзле апага төрле эшләрдә булышам. Кышын кар көрим, чишмәдән су ташыйм. Ашарга әзерләшәм. Ул кайсы эшне куша, шул эшне башкарам,- ди Рәмзия апаны 4 ел тәрбияләүче Гөлназ. 13 ел социаль хезмәткәр булып эшләүче Гөлназ бүгенге көндә 
 

Шунысы бар, Рәмзия апаның йортына су килмәгән. Чишмә өй аркылы гына булса да, су булмагач, җәен бакчага су сибү авырга туры килә. 
 

       -    Иске Айманда бик ерактан су ташып үскәч, су алып кайтуны авыр эшкә санамыйм. Әмма XXI гасырда сусыз торуны  да аңлап бетерә алмыйм,-дип хәл итәсе проблемасы турында да сөйләде лаеклы ялдагы райондашыбыз. 
    
-    Мин гомер буе матурлыкка кызыгып, сокланып яшәдем, күңелемдә бернинди көнчеллек хисе юк. Рәхмәтле булсак, һәр туган көнгә шөкер итеп яшәсәк, дөньялар да әйбәтләнер, чирләр дә китәр,- ди  оста куллы ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев