Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Отпуск анекдотлары

Кем эш эзли: график 3/5, хезмәт хакы 75000-100000 сум, отпуск 52 көн. Шалтыратыгыз! Бергә эзләрбез!

Кем эш эзли: гарфик 3/5, хезмәт хакы 75000-100000 сум, отпуск 52 көн. Шалтыратыгыз! Бергә эзләрбез!

**

Кешеләр ике төрле була: берәүләр сәяхәткә бер ай алдан әзерләнә башлый, икенчеләре самолет очарга ике сәгать калгач уяна да, паспорты кайдалыгын исенә төшерергә тырыша башлый. Гадәттә алар бер гаиләдә яшәүче хатын белән ир була.

**

Тәҗрибәле ир диңгез буенда иң ак тәнле хатын-кыз белән танышырга тырыша. Чөнки аның отпускысы яңа башланган була.

**

Кайберәүләрнең эше белән отпускы ялы нинди компьтердан кереп эшләве белән генә аерыла.

**

Чын отпускта кеше обой, ламинат һәм плитка сатып алмый, ә панама, шортик һәм купальник сатып ала.

**

Миңа алты айлык ике отпуск кирәк!

**

Һәр кешенең эш урынында бер кеше була: ул берүзе отпускка китә, ә бөтен коллектив ял итә.

**

Отпусктан кайтуга өйгә караклар кергәнен күрдем. Әмма аларның берни дә алмаганнарын аңлагач, ничектер кыен булып китте. Шулкадәр хәерчемени мин?

**

Бөтенләй буш вакытыгыз юкмы? Эшегез күп, офистан китә алмыйсызмы? Шалтыратыгыз, очсыз гына хакка Сез теләгән теләсә нинди курортка барып кайтам!

**

40 яшьлек әнисе 20 яшьлек кызы белән диңгез буена ял итәргә килгән. 30 яшьлек дайвинг буенча инструкторның мондый катлаулы сайлау алдында беркайчан да калганы булмаган әле.

**

-Сәлам! Ничек хәлләр?

-Менә ялга җыенам.

-Хатының беләнме, әллә ял итәргәме?

**

Һәр эшнең ким дигәндә өч уңай ягы бар: җомга көне, хезмәт хакы һәм отпуск.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев