Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Оясында ни күрсә...

Ир-атларыбыз үрнәгендә балаларыбызның кечкенәдән, "мин ир кеше", дип горурланып, көчле ихтыярлы булып үсүе өчен без - хатын-кызлар да бүген уйланабыз, үзара аралашабыз, төрле очрашуларда, кичәләрдә үзебезне борчыган сорауларны күтәрәбез. Тәрбия мәсьәләсе бик четерекле, нечкә тема. Бүген без сөйләшүебезне дәвам итеп, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм...

Ир-атларыбыз үрнәгендә балаларыбызның кечкенәдән, "мин ир кеше", дип горурланып, көчле ихтыярлы булып үсүе өчен без - хатын-кызлар да бүген уйланабыз, үзара аралашабыз, төрле очрашуларда, кичәләрдә үзебезне борчыган сорауларны күтәрәбез. Тәрбия мәсьәләсе бик четерекле, нечкә тема. Бүген без сөйләшүебезне дәвам итеп, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Рәмзилә Гәрәева белән кайбер сорауларга җавап эзләдек.
- Рәмзилә Фаизовна, гаиләдә ир-ат саклаучы да, яклаучы да. Шулай булырга тиеш дип кабул итәбез. Сезнең карамактагы гаиләләрдә төрле очраклар белән очрашасың, тормыш төрлечә сыный, нишләргә?
- Коръәндә мондый юллар бар: "Аллаһы Тәгалә иргә бүләк итеп хатын һәм балалар бирә, ул алар өчен Аллаһ алдында җаваплы". Димәк, ирләрдә җаваплылык хисе тәрбияләү иң мөһим бурычларның берсе булып тора икән. Әлеге эшне бала кечкенә вакытта башлау отышлы. Дөньяның тоткасы ирләрдә, бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгу аларга йөкләнә дигән фикерне аларга хас телдә, мисаллар белән үрнәк итеп күрсәтү, җаваплылыкка өйрәтү кирәк. Сугыш чоры балалары, үсмерләр олылар белән бергә авыр физик хезмәт башкарганнар, өлкәннәрнең аларга ышанычы, хуплаулары күтәрәлмәслек авырлыклар аша үтәргә көч биргән, чыныктырган. Шуңа күрә алар солдат хезмәтен чагыштырмача җиңел үткәргән, армиядә хезмәт итүләре белән горурланган. Аңлашыла ки, армиядә беркемне дә әни пешергән аш, назлы сүзләр көтеп тормый. Шуңа да 18 яшенә кадәр бала олы тормыш юлына әзер булырга тиеш. Кайбер ата-ана: "Уйнасыннар, эш камыты кияргә өлгерерләр әле", - дигән ялгыш карашта торып, балаларны бөтенләй боза. Соңыннан, балигъ балалары эшләмичә эчү юлына баскач, ата-анасыннан, әби-бабасыннан эчәргә акча таләп итә башлагач, бик үкенәләр дә, әмма терсәкне тешләп булмый.
- Ир балаларны да, кыз балаларны да үзенчәлекләрен искә алып тәрбияләүдә, тормыш итәргә, гаилә ныклыгына ирешүдә ярдәм итүдә районда гаилә мәктәпләре, төрле тәрбияви чаралар үтә. Тормыштагы хаталарның күбесе тормыш тәҗрибәсе, әхлак тәрбиясе җитмәүдән килеп чыга...
- Әйе, ир балаларда кечкенәдән ирләр горурлыгы тәрбияләү кирәк. Ир кеше бервакытта да вакчыл, гайбәтче булмас, булган авырлыкларны хатынына йөкләмәс, үзенә алыр. Әмма горурлык белән үзсүзлелекне, мин-минлекне бутарга ярамый. Җаваплылык хисенә ия булган ир-ат җитәкләгән коллективта эшләве җиңел. Хатын-кыз җитәкчеләр дә була, ләкин бу эш ирләр өчен кулайрак, чөнки алар иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнергә яраталар. Шуңа күрә ир балаларны "җитәкчелек эшенә" әзерләү һич тә артык булмас иде. Чит илләрдә балаларны кечкенәдән үк эшкә өйрәтүгә бик нык әһәмият бирелә. Мәктәптә кызлар аш-су әзерләргә, өй җыештырырга, кер юарга, үтүкләргә һ.б. ларга өйрәнеп имтихан тапшыралар. Ир балалар монтер, слесарь, балта остасы, техниканы ремонтлау һөнәрен үзләштерәләр. Халык, оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди. Стенага чөй кагарга иренгән, сүгенүдән, аракыдан башканы белмәгәннәрнең баласы да шуны күреп үсә. Эш белән мавыккан аек кешенең сүгенергә вакыты да, теләге дә булмый. Өлкәннәр нинди, яшьләр дә шундый. Татар халкының бик күп күркәм әхлак кануннары бар. Яшьләрне шулар нигезендә тәрбияләү - без бүген шуңа омтылабыз. Баланы байлык түгел, дөрес тәрбия бирмәү боза. Бөек әдипләр, галимнәр, күренекле шәхесләр Г. Ибраһимов, Ш. Камал, З.Галиев ярлы катламнан булмаган, күркәм холыклары белән хөрмәт казанганнар.
- Игелек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсеннән бу уңайдан гаиләләрнең матди һәм рухи үзенчәлекләрен искә алып эш оештыру таләп ителә, махсус укыталар да...
- Әйе, бүлекчә исәбендә торучы гаиләләр арасында тулы булмаган гаиләләр саны да байтак. Шуларның күпчелеге төрле сәбәпләр аркасында әтиләре булмаган гаиләләр. Билгеле булганча, бу күренеш халыкта "баланы сыңар канат белән үстерү" дип атала. Ә тәрбия ике яклы бирелергә тиеш. Әлеге күренешнең нәтиҗәсе булып, җәмгыятьтә балалар, яшүсмерләр арасында таралган бозыклык, тәртипсезлек, закон бозулар тора. Ятим тәрбияләнгән балаларның күпчелеге ир-ат җенесеннән. Ә малайларга яшьтән үк ир кеше тәрбиясе, ныклы кулның булуы бик мөһим.Чөнки ир кеше - гаиләдә төп таяныч. Кызганычка каршы, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе, мәктәпләр, җирле үзидарә, хакимият органнары гына бу мәсьәләне тулысынча хәл итеп бетерә алмый. Ләкин шулай булса да, без әлеге гаиләләрдәге балалар авырлыкларын азга гына булса да онытып торсыннар өчен төрлечә ярдәм итәбез. Бәйрәмнәрдә балалар белән төрле чаралар үткәрәбез, төрле биремнәр-уеннар аша тематик дәресләр үтә. График нигезендәге патронажларда балалар белән социаль педагоглар тестлар, тренинглар үткәрәләр, төрле күргәзмәләр, бәйгеләр оештырыла. Балалар да үзара бик теләп аралашалар, өлкәннәргә, тормышка ышанычлары формалаша. Үзләрен борчыган темаларга да сүз башлыйлар. Безнең өчен киләчәктә эш оештыруда, һәр бала белән индивидуаль эшләүдә, ышанычлы элемтә булдыруда да бик кирәкле мондый чаралар. Дәү әти-дәү әни, әти-әни, балалар катнашында да очрашулар үткәрәбез. Гаилә ныклыгына ирешүдә, киләчәктә бергәләп эшләүдә ике як өчен дә файдалы. Уйланабыз, эзләнәбез, һәрчак
хәрәкәттә без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев