Актаныш

Өйдә матурлык һәм уңайлылык тудырабыз

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә сыйфатсыз төзелеш материаллары, аерым алганда, сыйфатсыз обойлар сатып алу турында кайнар линиягә шалтыратулар ешайды. Бу - төзелеш эшләренең активлашуы белән бәйле. Шәһәр һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр яз җитү белән интерьерны яңарталар һәм ремонт ясыйлар.

 

Кулланучы үзенең мөрәҗәгатендә обойлар сатып алуын аңлата, тик аларны диварга ябыштырганда, төсләре аерылып торуларына һәм мондый ситуациядә ничек эшләргә кирәклеген аңлатуны сорый.

Яр Чаллы территориаль органы белгечләренэн берничә тәкъдим. Обои – биналарны үзгәртү өчен иң кулай вариант. Обойларны сайлау процессында бик күп факторлар исәпкә алырга кирәк: бина тибы, обойларның тыгызлыгы, ябыштырганда уңайлыгы, бәясе һәм сыйфаты. Беренчедән, сатып алына торган барлык рулоннарның бер партиягә керүенәа инанырга кирәк. Икенчедән, төргәкдәге барлык билгеләрне игътибар белән өйрәнегез – алар сатучыга караганда күбрәк мәгълүмат бирә. Өченчедән, обойларны бераз артыграк итеп алырга кирәк, җитми калган очракта шундый ук партиядәге рулонны табуы мөмкин булмаячак. Төргәкнең бөтенлегенә игътибар итегез - барлык яклар да төгәл һәм тигез булырга тиеш

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының 25 ст. 1 п. (алга таба Закон) нигезендә, сатып алучыга, формасы, күләме, төсе, фасоны, габаритлары яки комплектациясе буенча килмәгән очракта, 14 көн дәвамында, товарның кулланылышта булмавы очрагында, кире кайтарыла ала яки алмаштырыла. Әгәр товарда завод характерындагы җитешсезлек табылса, бу очракта, Законның 18 статьясы нигезендә кулланучы түбәндәге юлларның берсен таләп итә ала:

- шул ук маркалы товарга (шул ук модель һәм (яки) артикул) алыштыру;

- сатып алу бәясен яңадан исәпләү белән башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру;

- сатып алу бәясен киметү;

- товарның кимчелекләрен кичекмәстән юкка чыгару яисә кулланучы, яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләү;

- сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә;

- сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулы күләмдә түләтергә.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: