Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Озак вакыт карау системасы” программасына 314 райондашыбыз теркәлгән

Бүген “Игелек үзәге” хезмәткәрләре “Озак вакыт карау системасы” программасына кертелгән 314 райондашыбызга ярдәм күрсәтә. “Озак вакыт карау системасы” быелның 15 июненнән гамәлдә, республика буенча чит кеше каравына мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидларның исемлеге булдырылып, һәрберсе турында мәгълүмат тупланган.

      Өлкән яшьтәге затларга һәм инвалидларга чит кеше каравына мохтаҗлык өч дәрәҗәгә карап билгеләнә. “Озак вакыт карау системасы” программасы буенча социаль хезмәт алучыларга шәхси якын килеп карау планы төзелә, чаралар исемлеге языла.


Озак вакыт карау системасын булдыруның максаты – өлкәннәрне һәм инвалидларны мөмкин кадәр уңайлы өй шартларында озаграк яшәтү, моның өчен заманча технологияләрне гамәлгә кертү. Әлеге система Татарстан Республикасының ике министрлыгы- Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән Сәламәтлек саклау министрлыкларының уртак проекты.  
Авызга кашык китерергә дә өйрәтергә кирәк


Каты авыруга дучар булганнарны карау, тәрбияләү үзе авыр хезмәт. Тәрбияләүче кешегә ныклы сәламәтлек кенә түгел, сабырлык, түземлек кебек сыйфатлар белән бергә көйсез авыруның саулыгын кайгырту өчен медицина ярдәме күрсәтердәй белем дә кирәк. "Игелек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау буенча тәрбия мәктәбе” эшли.
Күптән түгел оештырылган чираттагы дәрес өлкән яшьтәге кешеләрне дөрес тукландыру турында иде. Ризыкны файдалы матдәләрен югалтмыйча әзерләү, өстәлне өлкәннәрнең аппетитын ачарлык итеп сервировкалау, авыруның үзен мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләндерү- әлеге күнекмәләрне белү авыру тәрбияләүченең үзенә дә, каручы медицина һәм социаль хезмәткәргә дә файдалы булды. Дәресне үткәргән шәфкать туташы Гөлшат Шәңгәрәева аз хәрәкәтле инвалидларны караучыларга хәтта авыруга кашыкны авызына китерергә өйрәтү буенча да киңәшләр бирде. 


Кайчак “Юк!” дип әйтә белергә кирәк


Үзәкнең Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Эльвира Хәмидуллина  социаль хезмәт алучы әти-әниләргә балалары белән бергә шәхси консультация үткәрде. Сөйләшүдә ныклы һәм дөрес холык-фигыль тәрбияләү алга куелды, бу хакта мисаллар аша аңлатылды. Әлеге консультациянең максаты- гармонияле, уңышлы шәхес тәрбияләү. Шулай ук “Кайчак “Юк!” дип әйтә белергә кирәк” консультациясенә дә шактый бала мөрәҗәгать иткән.


65 яшьтән өлкәнрәкләрне- махсус машина белән


“Игелек үзәге” хезмәткәрләре район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә күчмә эшчәнлек алып бара. 19 август көнне мобиль бригада Чиялек һәм Чишмәбаш авылларына барып өлкәннәргә типлаштыру үткәрде, ягъни берничә төр фактор буенча мохтаҗлар  социаль карауга сайлап алындылар. 


Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә диспанцеризация узарга, коронавирустан вакцина ясатырга алып бару план буенча оештырыла, “Игелек үзәге” нең махсус җиһазландырылган автомобиле коляскада хәрәкәтләнүчеләр утырырлык итеп көйләнгән. Август аенда авыллардан килгән 75 өлкән зат хастаханәдә сәламәтлеген тикшерткән һәм аларга табиб күрсәтмәләре буенча дәвалау билгеләнгән, бу айда тагын 85 райондашыбызның диспанцеризация үтәсе бар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев