Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Пар чишмә“дә Сабан туе

Мондый матур бәйрәмне Яңа Богады халкының күптән күргәне юк иде инде. Авылны ничәмә-ничә еллар буе саф суы белән тәэмин итеп торган чишмәбез соңгы елларда гел бер урам халкына гына хезмәт итте дип әйтергә була. Чөнки башка урамнарга су колонкалары куйдылар. Ә безнең "Яшьләр" урамы өчен шушы чишмә калды. Нефть чыгаручы...

Мондый матур бәйрәмне Яңа Богады халкының күптән күргәне юк иде инде. Авылны ничәмә-ничә еллар буе саф суы белән тәэмин итеп торган чишмәбез соңгы елларда гел бер урам халкына гына хезмәт итте дип әйтергә була. Чөнки башка урамнарга су колонкалары куйдылар. Ә безнең "Яшьләр" урамы өчен шушы чишмә калды. Нефть чыгаручы оешмалар ярдәмендә тирә-юнен бизәкләп әйләндереп алдылар да "Пар чишмә" дип исем куштылар. Ике урыннан чишмә бәреп чыккан өчен шулай аталды.

Ел саен бер мәртәбә әйләнә-тирәсендәге чүп үләннәрне чабып ташласалар да, калган вакытта кычыткан басып, күңелсез бер халәттә кала. Урамдашларның кайберләре сирәк-мирәк тәртипкә салып карыйлар да, гел дәвамлы булып чыкмый иде.

Быел оештыру эшләрен урамыбызның булдыклы ир-егете Илфак Гаянов үз кулына алды. Һәрбер өйгә үзе кереп, күрше-күләнне чишмә буена дәшеп йөрде. Иң беренче эш итеп, чишмә тирәсендәге агач-куакларны кисеп, үләннәрне чабып чыктылар. КамАЗ машинасына төяп чүплеккә илттек. Тирән ерганаклар аша салынган басмалар яңартылды, култыксалары буялды, ял итеп утыра торган утыргычлар яңартылды.

Чишмә бурасын алып эчен дә чистарттык - суы түгелде, ләме алынды. Эш гөрләп барды, һәр көнне кич урамдашлар җыелышып өмә ясады.

Чишмә буе танымаслык булып матурланды. Ә соңыннан Гаяновлар гаиләсе урамдашлар өчен чын бәйрәм ясады. Яңа Богадының башка урамнарыннан да килгән авылдашлар белән берлектә Сабан туе узды. Нинди генә уеннар, бәйгеләр булмады. Җырлар-биюләр өзелеп тормады. Капчык киеп йөгерү дисеңме, йомырка кабып узышу, аркан тартышу һәм башка уеннарның чиге-чамасы булмады.

Мул итеп әзерләнгән чәй өстәле артында чын күңелдән аралашу бик күңелле булды. Мәңге онытылмаслык гүзәл мизгелләр бүләк иткән, туган-үскән урамына зур изгелек эшләгән, шушы эшләрне башкаруда барлык чыгымнарны үз өстенә алган Илфагыбызга нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр.

Үзләре эшләгән игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Бәйрәм хөрмәтенә атылган салютның бизәкле очкыннары сибелгәндәге шатлык хисләре урамдашлар күңелендә озак саклансын.

Бу изге эшләрдә активлык күрсәткән урамдашларыбызга да рәхмәт хисләребез зур. Алга таба да бергә-бергә бердәм булып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев