Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Парацетамол яшь кызның гомерен өзгән

Бурятиядә парацетамолны чамасыннан артык кулланган яшь кызның гомере өзелгән. 28 декабрь көнне 24 яшьлек кызны, хәле начарлану сәбәпле, санавиация белән Улан-Удэдагы клиник дәваханәгә алып киләләр.

- Пациенткабызның хәле начарлануы берничә факторның тәңгәл килүе белән бәйле. Беренчедән, ул ябыгыр өчен диета тоткан, диета исә бавырның фермент системасы эшчәнлеген бозган, элегрәк ул В гепатиты вирусын да кичергән. Һәм шушыларга өстәп ул Парацетамол эчкән. Ә бу дару Европаның барлык илләрендә һәм бөтен дөньяда  бавырны зарарлаучы, авыр некрозларга китерүче, хәтта органнар трансплантологиясенә илтүче препаратлардан санала, - дип сөйлиләр дәваханәдә.     Дәваханәгә эләккәч, кызга антидот терапия комплексы үткәрәләр, ягъни агулы матдәләрне зарарсызландыручы препаратлар биргәннәр.   - Әмма шундый интенсив терапия дә пациентның хәлен яхшыртмый.   Бу вакыйгага карата дәваханәдә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү хәвефле булуын искәртәләр.   - Күпләр салкын тиюне табибка мөрәҗәгать итмичә үзаллы дәвалый, шул рәвешле салкын тиюгә каршы һәм температураны төшерүче даруларның үзара туры килү-килмәвен үтәмиләр. Тагы шул да мөһим: кешеләр даруларның билгеләнешен начар аңлый, еш кына тән температурасын төшерүче дарулар белән беррәттән комплекслы препаратлар да кабул итәләр. Шул ук вакытта парацетамолның хәвефсезлек планкасы бик түбән икәнен белмиләр, - ди дәваханә  табибы.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27815

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев