Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Парлы гомерләр, наз тулы күңелләр

Муфаваза апа һәм Хәмит абый парлы гомер кичерүләре, акыллы-ипле балалар тәрбияләп үстерүләре белән бик бәхетлеләр. 2016 ел алар өчен шатлыклы вакыйгалар белән, аеруча истәлекле. Беренчедән, тын ветераны Муфаваза апа 90 яшьлек юбилеен каршылады. Шул уңайдан өйләрендә Коръән ашы уздырдылар. Аларның гаиләсе башкаларга үрнәк булуы белән аерылып тора. Ленин ордены кавалеры,...

Муфаваза апа һәм Хәмит абый парлы гомер кичерүләре, акыллы-ипле балалар тәрбияләп үстерүләре белән бик бәхетлеләр. 2016 ел алар өчен шатлыклы вакыйгалар белән, аеруча истәлекле. Беренчедән, тын ветераны Муфаваза апа 90 яшьлек юбилеен каршылады. Шул уңайдан өйләрендә Коръән ашы уздырдылар.
Аларның гаиләсе башкаларга үрнәк булуы белән аерылып тора. Ленин ордены кавалеры, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, сугыш ветераны Хәмит Раяновның гомере сәхнә белән бәйле. Әле бүген дә гармуны - кулыннан, үзе сәхнәдән төшми. Аның тормыш иптәше Муфаваза Васикова исә эштән тыш вакытын балаларына багышлаган. Бу хакта үзе болай ди:
- Балаларны тәрбияләүгә нык игътибар бирдем. Әтиләре эштән кайтып кермәде диярлек. Әйбәт укысагыз, тәртипле булсагыз гына зур урыннарда эшләрсез, ди торган идем.
Кызлары Гөлсөяр дә әнисенең сүзләрен җөпләп болай ди:
- Әти-әнигә бик рәхмәтлемен. Алар безгә балачагыбызда бик таләпчән иделәр. Иркәләп тормадылар. Тәртип каты булды. Хәзер аңлыйбыз, бик дөрес тәрбия биргәннәр икән. Алар янында без әле дә үзебезне бала итеп хис итәбез.
Тырышлык юкка китмәгән, чыннан да, балалары үзләренә лаеклы алмаш булып үскәннәр. Белем алганнар, вакытында үз тормышларын корганнар. Һәркайсының гаиләләре үрнәк. Менә хәзер олыгайган әти-әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтәләр.
- Тулы, күркәм гаиләне күреп сокланмыйча кала алмыйсың, - дип, аларның яшәешләренә соклануын белдерде Миңнур Мусина. - Муфаваза апаның хәтеренең яхшылыгына гел соклана идем. Һәрвакыт һәрнәрсәне планлаштырып яшәде. Дөньяларын тәртип белән алып барулары үз нәтиҗәләрен дә бирде. Яшьлегендә кеше үзен дөрес тотса, балаларына дөрес тәрбия бирсә, аның картлыгы да шундый матур була. Әлхәмдүлилләһ, нинди генә кыенлыклар килсә дә, балалары яннарына йөгереп килеп җитәләр. Яшьлектә кеше тигезлекнең кадерен бик аңлап бетерми, авырлыклары да уен-көлке белән узып китә. Ә картлыкта яныңда тормыш иптәшең, балаларың булу - зур бәхет. Һәрбарчабыз да Аллаһының рәхмәтендә булыйк.
Раяновлар гаиләсе һәрвакыт бөтен туганнарын чакырып, шуларны хөрмәт итүне, аралашып яшәүне гадәткә керткәннәр. Әле дә шул гадәтләреннән тайпылмыйлар. Менә хәзер дә Аллаһның ае булган изге Рәҗәп аеның җомга көнендә өйләрендә Коръән укырга якын туганнарын, дусларын чакырганнар.
Коръән мәҗлесенә килүче башкалар да Муфаваза Васыйк кызы һәм Хәмит Раян улына матур теләкләрен ирештерделәр. Калган гомерләрендә дә тигезлектә, иминлектә, балаларының куанычына сөенеп яшәүләрен теләделәр.
- Муфаваза апаның олуг юбилее Рәҗәп аена туры килде. Нинди хөрмәтле, мөхтәрәм ай! Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр биреп, калган гомерләрен бәндәләрнең ярдәменә мохтаҗлык күрмичә, Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, хәерле-гыйбадәтле тормышта яшәргә насыйп кылсын, - диде Роза Борһанова. Муфаваза апаның әнисе белән аның әтисе икетуганнар икән. Ә бертуган абыйсы, сугыштан соң 7 ел буе, Хәмит Раянов белән бергә Владивостокта хезмәт иткән. Шуңа күрә гаилә дуслыклары озак елларга сузылган.
Юбилярны котларга дип, муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев тә аларның ишек бусагасын атлап керде. Муфаваза Васик кызын гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлады, хәлләрен сорашты. Россия Президентының котлау открыткасын укып таныштырырды: "Бөек Ватан сугышы чоры кешеләре белән без чын күңелдән горурланабыз. Чөнки сезнең җилкәләргә бик зур авырлыклар төште. Ләкин Сез кыенлыкларны җиңеп, яхшылыкка ышанып, армый-талмый эшләдегез. Үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән илебезне афәттән саклап калдыгыз. Киләчәк буыннарга матур тормыш бүләк иттегез," - дигән сүзләр язылган иде анда. Айдар Рәфгать улы район башлыгы Фаил Камаевның бүләкләрен дә, җылы тәбрик сүзләренә төреп, юбилярга тапшырды.
- Сәламәтлегем борчый башлаганга ел ярым. Иптәшем әйбәт булды. Аллаһ теләсә, ике айдан аңа да 90 яшь тула. Әҗмәт авылында туган кешеләр без. Дүртенчегә кадәр шунда укыгач, бишенче-җиденче сыйныфларны Такталачыкта укыдык. Хәмит белән бер чорда укыганбыз. Бер-беребезне генә белмәгәнбез. Армиядән кайткач кына танышып киттек. Шуннан соң бер-беребездән аерылышмадык. Ике елдан өйләнештек. Бу - 1952 ел иде, - дип, Муфаваза апа яшь чакларын искә төшергәндә күңелле хатирәләрне дә күңелендә яңартты.
- Күңелегездә яхшылык кына булгангадыр, сезне котларга күпме кеше җыелган, ничек күңелле. Гел матур кешеләр генә җыелган, - диештеләр мәҗлескә килүчеләр.
- Бертуган сеңлемә дә 85 яшь. Туганнар, күршеләр белән бик дус, тату яшибез. Уфадагы улым гына кайта алмады.
Хәмит Раянов та карчыгының күзләренә генә карап тора, ипле генә сөйләшеп, рәхмәтләрен әйтә. Аларның бар гомерләре диярлек Актаныш белән бәйле. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Рөстәм Раяновны районда яхшы беләләр. Төрле җаваплы хезмәтләр башкарган абруйлы шәхес. Ул гаиләсе белән Актанышта төпләнеп калса, туганнары Уфада яшиләр. Муфаваза апа белән Хәмит абыйның өч баласы да инде лаеклы ялга чыкканнар. Өчесенең дә гаиләләрендә бер кыз, бер малай туган булган. Аллаһы Тәгалә шундый төгәллек белән сөендергән үзләрен.
Венера Раянова, киленнәре:
- Бу гаиләгә килен булып төшүемә - 37 ел. Шушы вакыт эчендә без алар белән бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмчел булып, бер-беребезне аңлап, ихтирамлы-игътибарлы булып яшибез. Әни безгә һәрвакыт үзенең әйбәт киңәшләрен биреп тора. Алар үрнәгендә үзебезнең гаилә тормышыбызны да матур итеп алып барырга тырышабыз. Әти-әни өчен балаларының пенсиягә чыгып, үзләре белән бергә аралашып, шатланышып яшәүдән дә кадерлерәк тагын ни бар?
Аларның гаиләсе, дөрестән дә - Актанышта иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Балалары әдәпле, тәүфыйклы. "Яшьләр гаилә кадерен белеп, тату-тигез яшәсеннәр, балалары үзләренә сүз китермәсен," - дигән теләкләреннән үк яшәүләренең төп мәгънәсен аңларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев