Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пасха бәйрәмен өйдә каршыларга туры киләчәк

Феофан рухияткә дә мөрәҗәгать итте.

Митрополит Феофан Татарстан православие вәкилләрен, коронавирус таралу куркынычы аркасында, Пасхада өйдә калырга чакырды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан митрополиясендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә, 13 апрельдә, ТР Министрлар Кабинеты санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы храмнарга баруны тыю турында Карар кабул иткән иде.

Идарә итүче архиерей үз позициясен дин тотучыларның, законга буйсынучан гражданнар буларак, әлеге карарны үтәргә тиешлеге белән аңлатты.

«Миңа бу хакта әйтү җиңел түгел, Пасха Христова якынлаша. Тик коронавирус инфекциясеннән үлем куркынычы таралу сәбәпле,  авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен, без бу көннәрдә үз йортларыбызда булып,  храмнарга бармыйча калырга тиеш. Бу диндар кеше өчен җиңел түгел, әмма кирәкле әйбер», — диде митрополит Феофан.

Шул ук вакытта Феофан билгеләп үткәнчә, “Страстная неделя” һәм Пасха төнендә өйдә калу - православие кешесе өчен бу вакытны намазда үткәрү дигән сүз.

«Өегездә калгач, кадерле туганнар, дуслар, бер нәрсәне исегездә тотыгыз: Аллаһы сезнең кайгыгызны күрә, Ул сезнең Аңа һәм Чиркәүгә мәхәббәтегезне күрә. Ләкин безнең Аллаһыбыз - җәзалаучы кылыч түгел, бөтен нәрсәне үзенә сыйдыручы мәрхәмәт. Һәм бу “Страстная седмица” көннәрендә һәркайсыбызга үзенең шәхси тормыш китабын укып, Раббы вәгазьләре белән тормышыбызны чагыштырып карау кирәк һәм, мөгаен, анда күпсанлы тайпылышлар күрербез. Аларны күргәч, тәүбә итәчәкбез һәм алга таба да Аның юллары белән йөрергә вәгъдә итәчәкбез ", - дип өстәде митрополит.

Владыка Феофан руханиларга да мөрәҗәгать итте.

«Без бүген Сезнең белән хәрби постта солдатлар буларак торабыз. Моны аңлап, без бу көннәрдә Казан епархиясенең барлык гыйбадәтханәләрендә һәм монастырьларында тагын да зур тырышлык белән гыйбадәт кылырга тиеш. Чиркәүгә килеп, үзләре, туганнары һәм якыннары турында дога кыла алмаганнар өчен дә дога кылырга тиешбез", - диде идарә итүче архиерей.

https://www.tatar-inform.ru/news/religion/14-04-2020/mitropolit-feofan-prizval-pravoslavnyh-tatarstana-v-pashu-ostatsya-doma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев