Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Паспорт яисә банк картаң югалса, нишләргә?

Бердәнбер көнне төп документыгыз - паспортыгыз югалса, нишләргә? Иң мөһиме - үзегез югалып калмагыз. Кичекмәстән полициягә йөгерергә кирәк!

Моны документ югалган көнне үк эшләү яхшы, чөнки мошенниклар паспортыгыз белән кредит алырга мөмкин.

Банк картасы югалса, банкның “кайнар линиясе”нә шалтыратып, картаны “блокировать” итүләрен сорагыз. Бу картадагы сумманы саклап калу өчен кирәк. Аннары картаны яңадан ясатырга банкка гариза язарга мөмкин.

Әйбер югалтуыгызны белгәч, көне буена кайда булуыгызны күз алдыннан уздырыгыз һәм шул урыннарга барып эзләгез. "Кайнар эз" буенча алар табылырга да мөмкин.

 

Фото: syl.ru сайтыннан

Автор: Миләүшә Латыйпова

kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев