Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Паспортлар тапшырылды

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Узган атнада районның гражданлык актларын теркәү бинасында 73 балага паспорт тапшыру тантанасы үтте. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Россия Федерациясенең тулы...

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.
Узган атнада районның гражданлык актларын теркәү бинасында 73 балага паспорт тапшыру тантанасы үтте. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар.
14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт - шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Ә безнең балаларыбызны тәүфыйклы, тәртипле, уңган-булган итеп күрәсебез килә. Алар әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәсеннәр иде. Ни дә булса эшләр алдыннан ныклап уйласыннар. Чөнки авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылсалар, алар җинаять җаваплылыгына тартылачаклар. Бу хакта паспорт тапшыру тантанасында да кисәтеп үтелде.
Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, район эчке эшләр бүлегенең почетлы гражданины, районның паспорт-виза бүлегенең элеккеге җитәкчесе Фәһиянур Вагыйзова да килгәннәр иде. Алар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, аны югалтырга, пычратырга ярамаганлыгын аңлаттылар. Аларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
Тантанада Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Гарипова да үз фикерләрен җиткерде:
- Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 2006 елның 25 мае Паспорт көне дип игълан ителде. Шул вакыттан бирле без балаларны, аларның әти-әниләрен чакырып, тантаналы рәвештә паспортлар тапшырабыз. Әлеге чараның киләсесе 1 сентябрьдә үткәрелер дип көтелә.
Резеда Миргаязова, Актанышның икенче санлы урта мәктәбе укучысы:
- Мин үземнең Рәсәй Федерациясе гражданины булуым белән бик нык горурланам. Паспорт алу минем өчен зур вакыйга.
Лениза Фәттахова, Богады авылыннан:
- Мондый чарада беренче тапкыр гына катнашуыбыз, гәрчә инде икенче улым паспорт ала. Бу зур вакыйга дип уйлыйм. Ул улымның күңелендә уелып калачак. Балаларыбыз тәртипле, акыллы, чын гражданин булсыннар дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев