Актаныш

Паспортыгыз тәртиптәме?

Паспорт - шәхесне раслаучы төп документ. Алда көткән Россия Президентын сайлаулар көненә аның тәртиптә булуы шарт. Әгәр сезгә шушы арада 20 яки 45 яшь тулса, исем-фамилиягездә үзгәрешләр булса, тиз арада район эчке эшләр бүлегенең миграция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итү зарур. Үзегез белән 4 данә фото (2,5Х4,5), паспорт, паспорт бланкы өчен саклык...

Паспорт - шәхесне раслаучы төп документ. Алда көткән Россия Президентын сайлаулар көненә аның тәртиптә булуы шарт. Әгәр сезгә шушы арада 20 яки 45 яшь тулса, исем-фамилиягездә үзгәрешләр булса, тиз арада район эчке эшләр бүлегенең миграция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итү зарур. Үзегез белән 4 данә фото (2,5Х4,5), паспорт, паспорт бланкы өчен саклык банкына яки күпфункцияле үзәккә 300 сум түләгәнлеккә квитанция таләп ителә. Миграция хезмәте район эчке эшләр бүлегенең беренче катында урнашкан. Бүлекнең эш көннәрен һәм сәгатьләрен 3-05-64 телефон номеры аша белешергә мөмкин. 18 март - сайлаулар көнне бүлекчә 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: