Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пай җиренә кем хуҗа?

Мин пай җирләрен кадастр аша теркәтеп, аны рәсмиләштергән идем. Кулымда моны дәлилли торган барлык документлар да бар, әмма әлеге җирләрдә инвестор эшли. Ул анда быел да люцерна чәчкән. Дөрес, моңа кадәр ул миңа ел саен тиешле күләмдә люцерна биреп бара торган иде. Быел мин үз җиремдәге печәнне үзем җыеп алырга...

Мин пай җирләрен кадастр аша теркәтеп, аны рәсмиләштергән идем. Кулымда моны дәлилли торган барлык документлар да бар, әмма әлеге җирләрдә инвестор эшли. Ул анда быел да люцерна чәчкән.
Дөрес, моңа кадәр ул миңа ел саен тиешле күләмдә люцерна биреп бара торган иде. Быел мин үз җиремдәге печәнне үзем җыеп алырга телим, ләкин инвесторның аренда вакыты киләсе елга гына чыгу сәбәпле, ул каршы килә. Бу очракта кем хаклы?+
Адресым редакция өчен генә.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Александр Дружин аңлатуынча, бу очракта инвестор хаклы. Чөнки, беренчедән, аның килешү вакыты чыкмаган, икенчедән, ул җирне чәчү, эшкәртү өчен чыгымнар тоткан. Бәхәсле очраклар булганда, инвестор килешүне вакытыннан алда да өзә ала, тик бу вакытта пай җирләре хуҗасы аның барлык чыгымнарын капларга тиеш була.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=19846
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев