Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пенсионерларга 5 мең сум акча 13 гыйнвардан башлап 28енә кадәр түләнәчәк

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның гыйнвар аенда барлык пенсионерларга 5000 сум күләмендә акча биреләчәк. Бу түләү Пенсия фондындагы документлар нигезендә башкарыла, шуңа күрә бирегә мөрәҗәгать итү һәм гариза бирү кирәкми. 13нче числодан баш-лап, пенсия алучыларга 5 мең сум гыйнвар аена түләнәсе пенсия белән киләчәк. 3-12нче гыйнвар көннәрендә пенсия алучыларга 5 мең...

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның гыйнвар аенда барлык пенсионерларга 5000 сум күләмендә акча биреләчәк. Бу түләү Пенсия фондындагы документлар нигезендә башкарыла, шуңа күрә бирегә мөрәҗәгать итү һәм гариза бирү кирәкми.
13нче числодан баш-лап, пенсия алучыларга 5 мең сум гыйнвар аена түләнәсе пенсия белән киләчәк. 3-12нче гыйнвар көннәрендә пенсия алучыларга 5 мең сум 13-28 гыйнварга кадәр түләнәчәк.
Искәртеп китәбез: Пенсия фондының 2017 ел бюджетында пенсионерларга 5 мең сумны түләү өчен барлыгы 221,7 миллиард сум каралган.
Пенсияләр һәм социаль түләүләр арта
2017 елда пенсияләрне индексацияләү элеккеге тәртибенә кайтачак: иминият пенсияләре факттагы инфляция дәрәҗәсенә карап артканда, дәүләт пенсияләре, социаль пенсияләрне кертеп, пенсионерның яшәү минимумы үсеше индексын исәпкә алып артачак.
Шунлыктан, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 2017 елның 1 февраленнән 2016 ел инфляциясе дәрәҗәсенә күтәреләчәк - якынча 5,8 процентка. Нәтиҗәдә, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 13219 сумны тәшкил итәчәк.
Дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр 2017 елның 1 апреленнән эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүчеләренә дә 2,6 процентка артачак. Нәтиҗәдә, 2017 елда социаль пенсиянең уртача еллык күләме 8803 сум була. Инвалид балалар һәм балачактан 1нче төркем инвалидларның социаль пенсиясенең уртача күләме 13349 сумны тәшкил итә.
2017 елда ана капиталы күләме артмый
2016 елда ана капиталының күләме 453 мең сумны тәшкил итте. 2017 елда аның күләме шулай ук калачак. Программа 2018 елга кадәр, шул елны тулаем кертеп, озайтылган иде. 2007 елда гамәлгә кергән ана капиталы икенче балалары һәм аннан соң туган яисә уллыкка алган гаиләләргә бирелә торган ярдәм булып тора. Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга, ананы пенсия белән тәэмин итүгә яки инвалид бала өчен фатирны җиһазландыруга тотыла ала.
Пенсия фондының электрон хезмәте аша бар мәгълүматны белеп була
2017 елда Пенсия фонды үзенең электрон хезмәтләрен күрсәтүне киңрәк җәелдерә - шуңа да фонд хезмәткәрләре Пенсия фондына барганчы, иң баштан рәсми сайтка керергә, яңалыклар белән танышып үтәргә тәкъдим итә. Ни өчен дигәндә, барлык хезмәтләрне диярлек электрон рәвештә генә башкарып чыгып була.
Иминият кертемнәре һәм исәп-хисаплар
2017 елда иминият кертемнәре белән идарә итү функциясе Пенсия фондыннан Федераль салым хезмәтенә күчә. Моңа карамастан Пенсия фонды карамагында исәп-хисапларны кабул итү һәм эшкәртү, камераль һәм күчмә тикшерүләр, артык түләнгән иминият кертемнәрен кире кайтару кебек функцияләр кала.
чыганак: http://www.tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/17354-pensionerlarga-5-meң-sum-akcha-13-gyiynvardan-bashlap-28enә-kadәr-tүlәnәchәk.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев