Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пенсионерларны 5 мең сум биреп «юаталар»

Өлкән яшьтәгеләр елына ике тапкыр пенсияләренең артуына күнегеп беткән иде. Быел исә аларга ел башында - гыйнвар аендагы үсеш белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк. Гадәттә, көз айларына да ясала торган индексациянең быелгысы иң баштан ук зур сорау тудырды. «Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге вәзгыятьтән чыгып» хәл ителергә тиешле мәсьәләнең чишелеше, кызганычка,...

Өлкән яшьтәгеләр елына ике тапкыр пенсияләренең артуына күнегеп беткән иде. Быел исә аларга ел башында - гыйнвар аендагы үсеш белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк. Гадәттә, көз айларына да ясала торган индексациянең быелгысы иң баштан ук зур сорау тудырды. «Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге вәзгыятьтән чыгып» хәл ителергә тиешле мәсьәләнең чишелеше, кызганычка, өлкәннәр сөенеченә булмады. Әмма гыйнвар аенда пенсионерларның барысы да 5 мең сум күләмендә өстәмә акча алачак.
Катлаулы икътисади вәзгыять күп кенә тармакларга чыгымнарны киметергә, каешларны кысыбрак буарга мәҗбүр итте. Әмма социаль өлкәгә кул тидертмәскә тырыштылар. Бу юнәлештәге барлык программалар һәм бурычларны тулы күләмдә үтәп барырга омтылалар. Әмма пенсияләрне икенче тапкыр арттыру бюджет өчен күтәрә алмаслык йөк булып чыкты.
Мәгълүм булганча, агымдагы елда картларның пенсиясе ел башында 4 процентка индексацияләнде. Анысы да әле эшләмәүче пенсионерларга гына кагылды. 1 гыйнвардан кертелгән үзгәрешләр буенча, лаеклы ял яшенә җитеп тә хезмәт куючыларның акчасы арттырылмый. Эш урыныннан киткәч кенә, аларның пенсияләре "төшеп калган" индексация күләменә үстереләчәк.
Гадәттә, пенсияләрне инфляция күләменә арттырып барырга тырышалар иде. 2015 елда исә бәяләр үсеше 12,9 процент дәрәҗәсендә булган, дип бәяләнде. Әмма "казнада бу кадәр акча юк" дип, пенсионерларны ел башындагы 4 процент үсеш белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр иттеләр. Шулай да өлкәннәрне бөтенләй ярык тагарак артында калдырмаска булганнар. Өлкән яшьтәгеләргә гыйнвар пенсиясе белән 5 мең сум күләмендә өстәмә акча биреләчәк. Бу юлы эшләүчеләрне дә, эшләмәүчеләрне дә кайгыртырга ниялиләр.
5 мең сум бер тапкыр гына биреләчәк - шундый өстәмә турындагы карар Россия хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Проект авторлары сүзләренчә, бу акча бюджетның чикләнгән финанс мөмкинлекләре шартларында бәяләр үсешен компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Илебездә әлеге акчалата ярдәм иминият һәм картлык буенча пенсия алучы 43 миллион кешегә күрсәтеләчәк. Бу максатларга 200 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта хөкүмәт көзге сессиядә Россия Федераль Җыенына тәкъдим итү өчен закон әзерли.
- Татарстанда мондый өстәмә белән 1 миллион 117 меңнән артык кеше тәэмин ителәчәк. Алар - эшләүче һәм эшләмәүче гражданнар. Әлеге максатларга 5,6 миллиард сумнан артык акча таләп ителә, - дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчә җитәкчесе Эдуард Вафин.
Россия президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, 2017 елда яңадан пенсияләрнең тулыформатлы индексациясенә кире кайтырга ниятләнә. Рәсми инфляция күләме 5,7-5,9 процент дәрәҗәсендә булыр, дип фаразлана.
Татарстанстат мәгълүматлары буенча, агымдагы елда республикада пенсияләрнең уртача күләме 347,2 сумга арткан һәм 11 924,6 сум дәрәҗәсенә җиткән. Әмма пенсиянең реаль күләме, узган елның июле белән чагыштырганда, 2,4 процентка кимегән.
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/62633-pensionerlarnyi-5-me

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев