Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пенсионерларның кесәсе калынайды: барысына да кагылдымы?

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев март азагында социаль пенсияләр арту турындагы карарга кул куйган иде һәм 1 апрель­дән пенсионер­ларның акча янчыгы аз гына булса да калынайды. Аерым алганда, социаль һәм дәүләт тәэмин итүендә булган пенсияләр 2,9 процентка артты. Пенсия түләү­дәге үзгәрешләр элеккеге кос­манавтларга, очу-сынау составы хезмәткәрләренә, хәрби хезмәт, техноген һәм радиация...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев март азагында социаль пенсияләр арту турындагы карарга кул куйган иде һәм 1 апрель­дән пенсионер­ларның акча янчыгы аз гына булса да калынайды. Аерым алганда, социаль һәм дәүләт тәэмин итүендә булган пенсияләр 2,9 процентка артты.

Пенсия түләү­дәге үзгәрешләр элеккеге кос­манавтларга, очу-сынау составы хезмәткәрләренә, хәрби хезмәт, техноген һәм радиация бәла-казалары вакытында сәламәтлеген җуй­ганнарга да кагыла.

Инвалидларның, туендыручысын югалткан­нар­ның, иминият пенсиясе бил­ге­лә­гәндә стажы һәм баллы җит­мәгән пен­сио­нер­лар­ның, ата-анасы кайда икәнлеге билгеле булмаган ятимнәр­нең, Бөек Ватан сугышы ве­тераннарының, Ленинград блокадасында яшәгән кеше­ләр­нең дә пенсиясе үсте. Россия Пенсия фондыннан хәбәр итү­ләренчә, социаль пенсия алучы яки дәүләт тәэмин итүендәге кеше эшләвен дәвам иткән очракта да, ул индексациядә чагылыш тап­мый, ягъни пенсиясе барыбер артачак.

Пенсионерларның социаль пенсиясе ел саен алдагы елның яшәү минимумы күләменнән чыгып ин­дек­сацияләнә. 2017 елда ул 8 мең 315 сум иде, алдагы ел белән чагыштырганда 2,9 процентка югарырак. Ап­рель аеннан социаль пен­сиянең уртача 255 сумга артыр дип фаразлана һәм ул 9 мең 62 сумга җитәчәк. Ә инвалид балаларга һәм балачактан беренче төркем инвалид булганнарга уртача 378 һәм 382 сум акча өстәлә. Дмитрий Медведев ассы­зык­лаганча, пенсиядәге үзгә­решләр илдәге 4 миллионга якын кешегә кагыла. Алар­ның 3,1 миллионы - социаль пенсия алучылар. Быел бу максаттан казнадан 9,6 миллиард сум акча бүлен­гән.

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=22022

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев