Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пенсия алачаксыңмы, күпме – үзең исәпләргә өйрән

Кеше югары хезмәт хакы алып эшләргә мөмкин, әмма аның кеременә карата салымнар вакытында түләп барылмаса, лаеклы ял яшенә җиткәч, бу кешенең пенсиясез калуы ихтимал. Эш бирүче белән килешү төземичә хезмәт куеп, хезмәт хакын кулдан алучыларга кагыла бу. Көн үтсен дә кич җитсен, иртәгесе дә үтәр әле, дип уйлаучылар "соры" хезмәт...

Кеше югары хезмәт хакы алып эшләргә мөмкин, әмма аның кеременә карата салымнар вакытында түләп барылмаса, лаеклы ял яшенә җиткәч, бу кешенең пенсиясез калуы ихтимал. Эш бирүче белән килешү төземичә хезмәт куеп, хезмәт хакын кулдан алучыларга кагыла бу. Көн үтсен дә кич җитсен, иртәгесе дә үтәр әле, дип уйлаучылар "соры" хезмәт базары җәтмәсенә тизрәк эләгәләр дә инде. Ваемсыз яшәү үз-үзеңә карата гаделсезлек булыр иде.
Район башлыгы урынбасары Илфак Бариевның авылларда халык белән очрашулар вакытында шундый фикерне җиткерергә ашыгуы юкка гына түгелдер:
- Бар "ак" хезмәт хакы, бар "соры" хезмәт хакы. "Соры" хезмәт хакы ул - пенсия фондыннан тыш булган хезмәт хакы. Димәк, кешенең киләчәк пенсиясе юк дигән сүз. Андый җирдә хәтта эшләп йөрмәвең яхшырактыр. Хезмәт хакы аз булсын, әмма ул социаль яктан тәэмин ителсен. Чөнки кеше гомере буе эшли алмый, һәркемнең дә олыгаеп, пенсия алып яши торган чоры була. Сәламәтлекне югалту ихтималы турында да онытырга ярамый. Эш сайлаган чагында менә шуларны аңларга-белергә кирәк.
Чыннан да, капиталистик илдә яшәвебез безне акчаны саный белергә өйрәтә, мәҗбүр итә. Һәм нинди генә мәсьәләләрне хәл итәргә туры килсә дә, финанс башлангычы халык акчасына килеп тоташа.
Әйтик, пенсия-пособиеләр белән тәэмин ителешне генә алыйк, ул үзебездән җыеласы кертемнәрдән формалаша. Эш бирүчеләр хезмәт хакы хисапланган тариф нигезендә эшләүчеләрнең киләчәктәге пенсияләре өчен пенсия фондына акча күчереп торалар. Район пенсия фонды соңгы дистә елларда, эш бирүчеләрнең ярдәме белән, бу эшне уңышлы гына алып бара.
- Россия Хөкүмәтенең, Татарстан Республикасының пенсиягә кагылышлы дөрес алып барылган сәясәтенең нәтиҗәләре бу. Декабрь аенда 36 млн. сум җыйнарга кирәк иде, эш бирүчеләрнең җаваплылык тоюлары нәтиҗәсендә бу бурычны үтәп чыга алдык, - ди район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Дилшат Әмирҗанов. - Бер үк вакытта пенсияләрне формалаштыру максатыннан, пенсия фондына кертемнәрнең соңармыйча түләнүе буенча эш алып барыла.
- Хәзер февраль ае пенсияләре түләнә. Белгәнебезчә, 1 февральдән пенсияләр 11,4 процентка артты. Тагын нинди яңалыкларыгыз бар?
- Пенсия түләүләрдәге алдагы индексация 1 апрельдә көтелә. 2015 елдан пенсия законнарына үзгәрешләр керде. Эш бирүчеләрдән электрон вариантта мәгълүматлар алынып, пенсиягә чыгучыларның хокуклары шушы яңа законнарга нигезләнеп билгеләнә.
- Нинди үзгәрешләр инде ул?
Дилшат Әмирҗанов:
- Пенсия хокуклары хәзер балларда исәпләнә. Балл күчерелгән акчаларга бәйле. Әйтик, эшләүче кеше быел лаеклы ялга чыга икән, аның пенсиясенең күләме конкрет күчерелгән суммаларга бәйле. Пенсия формуласы бик гади: А тапкыр Б плюс С. А - ул балл, Б - баллның кыйммәте, ул Россия Хөкүмәте тарафыннан ел саен закон нигезендә билгеләнә, С - тәгаенләнгән түләү (фиксированная выплата, элеккечә әйткәндә, пенсиянең база өлеше), ул дәүләт тарафыннан билгеләнә. А - баллны булдыру эш бирүчедән һәм эшләүче кешедән тора. Шушы формуланы, күчерелгән акчаларны белгән һәркем үзенә кирәк кадәр пенсия суммасын алдан планлаштырып, эшен оештыра ала. Ләкин шуны онытырга ярамый: пенсиянең күләме пенсия фондында түгел, ә эш урыннарында хәл ителә.
- Димәк, аның күләме эш бирүчедән дә, хезмәт куючының үзеннән дә тора. Ә пенсия фондында күпме акча тупланганын, ягъни ничә сум пенсия алачагын кеше каян белә ала?
- Бүген кешегә пенсия буенча белем җитеп бетми. Кемнәрдә интернет бар, аларга белү кыен түгел. Булачак пенсияләрне һәркем иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетын булдырып, күпме хезмәт хакы исәпләнгәнен, күпмесе пенсия фондына күчерелгәнен квартал саен белешеп тора ала. Пенсия законнарындагы үзгәрешләрне һәркемгә үзләштерергә тәкъдим итәр идем. Булачак пенсияне квартал саен язып, исәпләп барырга кирәк.
Эш бирүчеләр квартал саен пенсия фондына хисап тапшыралар. Булачак пенсияләр алган хезмәт хакына бәйле. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә. Ләкин эш бирүчеләр арасында эшчеләренә хезмәт хакын конвертта бирүчеләр бар. Алар пенсия фондына акча да күчермиләр, хисап бирүдән дә качалар. Кешенең киләчәк язмышы, булачак (дөресрәге - булмаячак) пенсиясе зур сорау артында кала..
Сүз уңаеннан. Бүген районда рәсми исәптә булган 138 вакансияле эш урыны бар. Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча махсус программа гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев