Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пенсия күпмегә арта?

Ел саен пенсия күләмнәренә индексация ясалып барыла. Быел нинди яңалыклар булды һәм булачак? Әлеге сорау белән район пенсия фонды белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Идарәнең пенсияләрне билгеләү, кире исәпләү һәм түләү бүлеге җитәкчесе Алмаз Сәетов яңалыклар белән таныштырды: - 2016 елдан, федераль закон нигезендә, эшләгән пенсионерларга индексация ясалмый. 2017 елда да бу...

Ел саен пенсия күләмнәренә индексация ясалып барыла. Быел нинди яңалыклар булды һәм булачак? Әлеге сорау белән район пенсия фонды белгечләренә мөрәҗәгать иттек.
Идарәнең пенсияләрне билгеләү, кире исәпләү һәм түләү бүлеге җитәкчесе Алмаз Сәетов яңалыклар белән таныштырды:
- 2016 елдан, федераль закон нигезендә, эшләгән пенсионерларга индексация ясалмый. 2017 елда да бу закон үз көчендә калды. Эшләгән пенсионерларга ел да август аенда корректировка ясала.
2017 елның 1 февралендә пенсияләр күләме 5,4 процентка артты, ә 1 апрельдән 0,38 процентка, ә дәүләт пенсияләре (социаль пенсияләр) 1,5 процентка артты.
Пенсия база һәм иминият өлешләреннән тора. База өлеше теркәлгән, аның күләме 4805 сум 11 тиен. Ә иминият өлеше стаждан һәм хезмәт хакыннан туплана.
1 апрельдән арткан 0,38 процент шушы иминият өлешенә генә кагыла. Ягъни пенсия бөтен пенсия күләменнән түгел, ә иминият өлешеннән чыгып кына арттырылды.
2017 елда пенсияләре 5.4 һәм 0,38 процентка арткан пенсионерлар әгәр эшкә урнашсалар, бу арткан процентлар киметелә.
2017 елның 1 гыйнварыннан минималь пенсия күләме 8232 сум тәшкил итә. Шушы сумма эченә социаль яклау бүлегеннән алган субсидияләр, юл акчалары да керә. Мисал өчен, пенсия күләме 6000 сум булып, социаль яклау бүлегеннән 448 сум юл акчасы алса, шул ук вакытта беркайда да эшләмәсә, пенсиясе 8232 сумга җитсен өчен район пенсия фонды тарафыннан аңа 1784 сум федераль социаль өстәмә түләнә ( пенсиясе 8232 сумга җитсен өчен). Шуңа күрә эшләмәгән пенсионерларның пенсия күләме 8232 сумга җитми икән, район пенсия фондына мөрәҗәгать итүләре кирәк.
Роберт Кәримов, Актаныштан, 79 яшьтә:
- 1979 елдан бирле пенсия алам. Әкренләп пенсия күләме арта бара. Хөкүмәткә рәхмәт, пенсионерларны акча белән тәэмин итеп тора.
Фаис Габдрәхимов, Чишмәбаш авылыннан, сугыш чоры баласы:
- Пенсия күләменнән канәгать, Аллага шөкер, җитеп бара. Бөтен авырлыкларны күрдек. Ачлык-ялангачлык күп булды безнең дәвердә. 40 елга якын тракторда эшләдем. Хәзерге тормышлар бик яхшы. Мин бик канәгать.
Рәзифә Цебри:
- Үзем Уразай авылыннан, Актанышта торам. 65 яшькә кадәр эшләдем. Пенсиям начар түгел, балаларыма, оныкларыма ярдәм итәргә дә өлеш чыга.
Зифа Гыйлемова, Актаныштан:
- Дөньяда рәхәт, матур яшәгән кешеләрне күреп күңел сөенә. Әлхәмдүлилләһи шөкер, пенсиям бик әйбәт. Кешеләрнең барысы да күп пенсияләр алып, рәхәт итеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшәсеннәр. Аллаһы Тәгаләнең Барлыгын, Берлеген белеп яшәгән кеше бәхетле була. Дөньялар имин булсын, пенсияләр артып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев