Актаныш

Петербургка сәяхәткә бардык

23 март көнне 13 укытучыдан торган төркем сәяхәткә чыкты. Сәяхәтебез Петербург белән танышудан башланды. Якыннанрак Кышкы сарай, Петергоф, Кунсткамера белән таныштык. Рәсәйнең горурлыгы булган, иң зур тарихи-мәдәни музейларның берсе Эрмитажда булдык.Эрмитаж үзе 6 бинадан тора. Анда 3 миллионнан артык экспонат тупланган. Эрмитажда мине иң кызыксындырганы фәнни китапханә булгандыр. Ул 1762...

23 март көнне 13 укытучыдан торган төркем сәяхәткә чыкты. Сәяхәтебез Петербург белән танышудан башланды. Якыннанрак Кышкы сарай, Петергоф, Кунсткамера белән таныштык. Рәсәйнең горурлыгы булган, иң зур тарихи-мәдәни музейларның берсе Эрмитажда булдык.Эрмитаж үзе 6 бинадан тора. Анда 3 миллионнан артык экспонат тупланган. Эрмитажда мине иң кызыксындырганы фәнни китапханә булгандыр. Ул 1762 елда төзелә, барысы 800 000нән артык китап тупланган. Рус, башка бик күп Европа һәм Көнчыгыш телләре буенча китаплар бар. Сирәк очрый торган китаплар бүлегендә 10 000гә якын китап тупланган.
Кунсткамерада төрле милләт кешеләренең гореф-гадәтләре чагылдырылган экспонатлар күрсәтелгән.
Александр театрында Борис Эйфманның "Роден" балетын карадык. Сәяхәтебезнең соңгы көнендә Петергоф музей-тыюлыгына бардык. Петергофка 1710 елда нигез салына. Шәһәр статусын 1762 елда гына ала.Петергофтагы Зур сарай, Петербургтагы Кышкы сарай, Царское Селодагы Екатеринаның Зур сарае иң зиннәтлеләре булып санала. Бәйрәм көннәрендә аларның берсен яктырту өчен генә дә кимендә 20 мең шәм һәм 150 мең лампа кирәк була.
Безнең хис-кичерешләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Сәяхәтебезне оештырган профсоюз комитеты рәисе Лилия Фнүн кызына һәм директорыбыз Рамил Марат улына рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә мондый сәяхәтләр оештырылсын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: