ҮПКӘЛӘШТӘН БУЛМАСЫН...
Чисталык һәм матурлыкны һәркем яратса да, аны булдыру һәм саклау – зур көч һәм сабырлык сорый торган гамәл. Моннан 10-15 еллар элек авылларда да, район үзәгендә дә капка төпләрендә, урам араларында төрле кирәксез әйберләр аунап яткан булса, аңлата, төшендерә торгач, тәртип салынып бетте дияргә була. Хәзер кеше үзенең кош-корт ояларын урамга куймый, колонкалар янына каз-үрдәкләр юыну өчен сулар агызмый башлады. Кемнәргәдер бер әйтү җитсә, кемнәргәдер административ комиссия нигезендә штрафлар да салынды. Ләкин арада моңа бармак аша караучылар да юк түгел.
Административ комиссия әгъзалары тарафыннан оештырылган рейдлар барышында да күренә ул. 17 сентябрь көнне административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Алисә Мирзаянова һәм ярдәмчесе Динара Баһаутдинова белән берлектә 57 кварталда ясалган рейд барышында капка төпләрендә торган ком өемнәре күзгә ташланды. Әмма Гамил Афзал урамының 9 нчы йорты каршындагы кечкенә күлләвек, аның тирәсендәге кош-корт йоннары, тизәкләре, тирә-якка таралган сасы ис комиссия әгъзаларын да, безне дә гаҗәпкә калдырды. Мондый күренеш хәзер авылларда да юк бит. Нишләп шушы дәрәҗәгә җиткерделәр икән дигән сорауны хуҗасына да бирәсе килде. Безнең шаккатып торуны күреп, Алгинат абый Зәйнуллин үзе дә чыкты.
– Авыл җирендә кош-корт, каз-үрдәк асрамый яшәп булмый. Авыл бит инде бу, – диде ул.
– Нишләп болай су агызасыз. Тирә-якка сасысы тарала бит, – диюебезгә:
– Безнең өй яныннан су линиясе уза. Башта моннан су чыкмый иде. Шуны кубардылар да, хәзер су коесына су тула. Өйгә су кермәсен дип, электр насосы белән суыртырга мәҗбүр булабыз. Бу хакта авыл җирлеге Советында да беләләр. Коммунальныйларга да әйттек. Килеп тиешенчә эшләп китсеннәр. Суны агызмабыз, – диде ул.
– Әлеге гаиләгә капка төпләрен җыештырырга кушылды. Чөнки салам кипләре дә шунда ята. Кош-корт йоннары, тизәкләре ауный. Безнең тарафтан аларга кисәтү ясалды. Әгәр инде җыештырмасалар, икенче юлы беркетмә төзеләчәк, – дип аңлатты Алисә Мирзаянова.
– Авылларда хәл ничек соң?
– Авылларга да даими чыгабыз. Урам араларының, капка төпләренең чисталыгын карыйбыз. Әгәр кеше төзелеш алып бара икән, алар төзелеш материалларын капка төбенә куеп тору өчен авыл җирлеге Советларыннан алты айга рөхсәт алырга тиешләр. Ул вакытта без бәйләнмибез. Ә болай артык әйберләре капка төбендә торганнарга аларны алып куярга кушабыз. Пучы, Әлем, Иске Кадермәт авылларында мал-туарларын урамда бәйсез йөртүчеләр күп. Андыйларга да беренче юлга кисәтү ясалды, икенче юлы инде беркетмәләр төзелә.
Шулай булгач, һәркем үз тирәсен тәртиптә тотса, аңлашылмаучылыклар да, үпкәләшүләр дә килеп чыкмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев