Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"ПОЧТИ" ҮЗЕБЕЗНЕҢ МИНТИМЕР: Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә ир бала туды

Чалманарат авылы килене Гөлназ Шәрипҗанова уллары туу турында шатлыклы хәбәр җиткерде. "Без планлаштырганча булды", - дип язган Гөлназ.

"Бер ягымда кыз балам Асылбикә, бер ягымда ул балам Минтимер, безнең терәк - яраткан әтиебез. Рәхмәт җаным", дип язган ул. Якташыбыз, бәхетле әти Илсур: "Аллага шөкер, жаным Гөлназ Шәрипҗанова, тормыш юлыбызның бу баскычына да менеп бастык! Бик зур рәхмәт Сиңа, мине һәм үзеңне икенче тапкыр әти-әни иткән өчен. Сабыйларыбызны тигезлектә үстерергә язсын", - дип язган.

Баланың авырлыгы 4020 грамм, озынлыгы 55 см. "Мин 3600 грамм дип көткән идем, 4020 булды. Бернинди яраларсыз, Наталья Александровнага рәхмәт!" дип язган Гөлназ. 

Бәхетле гаиләне сабыйлары туу белән котлыйбыз!


чыганак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/g-lnaz-m-ilsur-sh-rip-anovlarny-ullary-mintimer-tugan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев