Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Погонлы батыр йөрәкле райондашларыбыз совет милициясе оешуның 100 еллыгы уңаеннан медальләр белән бүләкләнделәр (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

10 ноябрь көнне Актанышта погонлы батыр йөрәкле кешеләрне хөрмәтләү тантана булды. Быелгы бәйрәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен аерым үзенчәлеккә ия - быел Совет милициясе оешуга 100 ел тулды. Әлеге уңайдан отставкадагы милиция старшинасы Әхнәф Габбасов, отставкадагы милиция майоры Миңлегали Шагалиев, отставкадагы милиция полковнигы Камил Зәйнуллин, отставкадагы милиция старшинасы Рафак...

10 ноябрь көнне Актанышта погонлы батыр йөрәкле кешеләрне хөрмәтләү тантана булды. Быелгы бәйрәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен аерым үзенчәлеккә ия - быел Совет милициясе оешуга 100 ел тулды.
Әлеге уңайдан отставкадагы милиция старшинасы Әхнәф Габбасов, отставкадагы милиция майоры Миңлегали Шагалиев, отставкадагы милиция полковнигы Камил Зәйнуллин, отставкадагы милиция старшинасы Рафак Камалов, отставкадагы милиция майоры Инсаф Фәһриев, отставкадагы милиция майоры Ләис Галләмов, отставкадагы милиция майоры Васил Вахитов, отставкадагы милиция старшинасы Әнисә Галиуллина, отставкадагы милиция майоры Фәһиянур Вагыйзова, отставкадагы милиция капитаны Газиз Камалов, отставкадагы милиция прапорщигы Рәмзия Исламова, отставкадагы эчке эшләр хезмәте подполковнигы Фирдәвис Фазлыев, отставкадагы милиция майоры Мөхәммәтнур Рафиков, отставкадагы милиция подполковнигы Идрис Корбанов, отставкадагы милиция подполковнигы Айрат Моразуллин, отставкадагы милиция майоры Илгиз Әмиров, отставкадагы милиция майоры Нәсим Заһретдиновлар совет милициясе оешуның 100 еллыгы уңаеннан медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев