Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Полиция хезмәткәре тоткарланучының үз-үзенә кул салуы өчен җавап бирәчәк

Татарстанда Балтач районының элеккеге полиция хезмәткәре - 49 яшьлек Фәрит Гариповка карата РФ Җинаять кодексының 293 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча (эшкә гамьсез карап, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Тикшерү фаразлары буенча, 2015 елның 5 декабрь кичендә Балтач районы эчке эшләр бүлегенә, моңа кадәр...

Татарстанда Балтач районының элеккеге полиция хезмәткәре - 49 яшьлек Фәрит Гариповка карата РФ Җинаять кодексының 293 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча (эшкә гамьсез карап, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән.
Тикшерү фаразлары буенча, 2015 елның 5 декабрь кичендә Балтач районы эчке эшләр бүлегенә, моңа кадәр өч тапкыр хөкем ителгәне булган, җәмәгать урынында исерек хәлдә йөргән хатын-кыз китерелә. Беркетмә төзелеп, шәхси тикшерү үткәрелгәннән соң, аны махсус бүлмәгә урнаштыралар. Хатын-кыз монда башын стенага бәргәли, өс киеменнән элмәк ясый башлый. Кизүдә торган Гарипов бу хәлне күзәтү камерасы аша күзәтә. Әмма тиз арада табиб-психиатр чакыртасы урында, ул кул астындагы хезмәткәрләренә әлеге хатын-кызның кайбер киемнәрен генә алып куярга куша.
Төн уртасында әлеге хатын-кыз ыштанын ертып, элмәк ясый һәм үз-үзенә кул сала.
Гарипов гаебен танымаган. Тикшерү тарафыннан дәлилләр җитәрлек тупланган һәм җинаять эше гаепләү нәтиҗәсе белән судка тапшырылган.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56456-politsiya-hezmәtkәre-totkarlanuchyinyiң-үz-үzenә-kul-saluyi-өchen-җavap-birәchәk.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев